• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а
Телефон: +7(855)-563-55-48
E-Mail: Skub.Mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кубяковская СОШ"
Руководитель: Мухамадиева Лайсина Расиловна
Год основания учреждения: 1928
У нас учатся: 97 учащихся
У нас учат: 21 педагогов

Новости школы

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген,яңа юл яра гомер агышы.Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы, изге юл тели аның тавышы.Сезнең юллар вакыт иркендә.Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Опубликовано: 25.05.2012

Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы. 
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны. 
25 нче май көнне 9
нчы сыйныфта укучы 10  укучы өчен һәм 11 нче сыйныфта укучы 11 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау чылтырады. Бәйрәм белән 11 сыйныф укучыларын 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр,  Мөслим муниципаль районы советының аппарат җитәкчесе А.М.Әхмәтҗанов, РОНОдан методист Р.Г.Хайдарова, Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы И.Н.Каримов, мәктәп директоры Л.Р.Мөхәмәдиева  һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. 
Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен.  Аларның, мөгаен, озакламый үзләренең бәгырь җимешләрен шәһәргә, уку йортларына җибәрәчәкләре турында, киләчәктә балалары белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйлап күзләре яшьләнде. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыгыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Сезнең юллар вакыт юлында гел, 
Сезнең юллар вакыт иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!



К списку новостей