МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 97 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагогов |
Новости школы
6 нчы сыйныф укучылары районыбыз үзәге Мөслимгә экскурсиягә бардылар.
Опубликовано: 12.04.20146 нчы сыйныф укучылары районыбыз үзәге Мөслимгә экскурсиягә бардылар. Алар районыбыз үзәге белән танышуны аграр колледждан башладылар. Кулинария, юл иминлеге, эретеп ябыштыру, тракторчы –машинист серләренә өйрәтү кабинет- остаханәләре бай җиһазлары белән җәлеп итте. Сәнгать мәктәбенең ишеген ачып керү белән, укучылар үзләрен әкият дөньясына эләккән кебек хис иттеләр. Хореграфия, бию, музыка кораллары, рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлмәләрен, актлар залын һәм укучыларның иҗади эшләрен сокланып карадылар.
Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында да укучыларны җылы каршыладылар. Туган як музеенда укучыларыбыз таш гасырыннан алып хәзерге вакытка кадәр булган әһәмиятле вакыйгалар белән таныштылар. Мамонт сөякләре, Бөек Ватан сугышы чорында кулланылган кораллар аларны аеруча кызыксындырды. Музей хезмәткәре Люция ханым тирән белеме, мавыктыргыч сөйләме белән укучыларда соклану тудырды. Укучылар экскурсияне оештырган математика укытучысы Бакиева Зинира Назар кызына һәм педагог - организатор Валиева Гөлнара Әзһәри кызына рәхмәтләрен белдерделәр.
К списку новостей











