Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-562-50-95;+7(855)-562-44-95 |
| E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
| Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 565 обучающихся |
| У нас учат: | 42 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Олимпиада 04.02.2021

Команда учащихся Муслюмовского лицея приняла участие в муниципальном этапе интеллектуальной Олимпиады школьников Приволжского федерального округа среди школьников «Что? Где? Когда?»
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 04.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 9 нчы сыйныф кызлары "Бәхетле хатын-кыз" дип исемләнгән чарада катнаштылар
-
Туклану сыйфаты 03.02.2021

Бүген лицейның әти-әниләр комитеты вакилләре ашханәдә укучыларның туклану сыйфаты белән таныштылар
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 03.02.2021

Бүген Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 2, 3 нче сыйныф укучылары Түбән Кама татар дәүләт драма театрының “Нинди матур көн”, 7,8,10 нчы сыйныф укучылары “Калдырма, әни!” спектакльләрен карадылар.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 03.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 2 февральдә Мөслим лицееның актлар залында 9-11нче сыйныф укучылары өчен “Телләр белгән- илләр гизгән” исемле чара үтте. Чарада 80 кеше катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова А.Г. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының эмблемасы, еллык эш планы белән таныштырды. Үзенең чыгышын “Телләр белүче кешеләр өчен бик күп илләр, чикләр ачык” дигән әйтем белән дәвам итеп, дөнья халкының 6 мең телдә сөйләшүен әйтте. Татар теле – дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе икәнен һәм бу телдә 7 миллионнан артык кеше аралашканын ассызыклады. Чараның кунагы- лицейны тәмамлап, бүгенге көндә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында тәрҗемәче һөнәрен үзләштерүче Закирова Равилә. Ул телләр өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләде, үзе укый торган белем йорты турында мәгълүмат бирде.
-
Брейн-ринг
01.02.2021
Лицейның «Тапкырлар» командасы «Брейн-ринг» муниципаль уенының финал ярышларында беренче урынны яуладылар һәм уенның кубогына ия булдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләүгә үз өлешләрен керткән мөгаллимнәрне әлеге зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Хәтер дәресе
01.02.2021
29гыйнварда 9а, 9б сыйныф укучылары "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре һәм "Мөслим туган як музее" хезмәткәрләре үткәргән "Блокада икмәге" дип исемләнгән Хәтер дәресендә катнаштылар. Дәрес укучыларга блокада кичергән Ленинград халкының батырлыгын искә төшерде. «Блокада икмәге» акциясе илебезнең барлык төбәкләрен колачлаячак – аңа кушылыгыз һәм Ленинград блокадникларының батырлыгы турында хәтерне туганнарыгызга һәм якыннарыгызга җиткерегез. Тарихи истәлекне бергә саклыйк!
-
Очрашу кичәсе
01.02.2021
29 гыйнварда, Мөслим лицеен тәмамлап, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алучы егет-кызларыбыз белән очрашу кичәсе узды. Студентлар үзләре укый торган белем йортлары турында сөйләделәр, мәктәп елларыннан исләрендә сакланган хатирәләр белән уртаклаштылар.
-
Район балалар думасы активистларының утырышы 29.01.2021

26нчы январь көнне "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Балкыш" район балалар думасы активистларының утырышы узды. Дума вәкилләре волонтерлык, спорт, мәдәният, экология, массакүлэм мәгълүмат чаралары юнәлешендә булган проект эшләре белән таныштылар. Район балалар Думасы президенты итеп лицеебызның 10а сыйныфы укучысы Габдрахманова Аиша сайланды. Котлыйбыз һәм алда унышлар телибез!
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 29.01.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 11 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Сафина Л. Я белән З. Хәкимнең "Искән җилләр көенә" дип исемләнгән спектаклен тамаша кылдылар. Шунысы куанычлы: төп рольләрнең берсен әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк, яшь булуына карамастан, сәхнәдә үзен чын артистларча тотучы, осталыгы белән күпләрне үзенә җәлеп итүче 11 нче сыйныф укучысы Җиһаншина Альбина башкарды.










