Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-562-50-95;+7(855)-562-44-95 |
| E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
| Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 565 обучающихся |
| У нас учат: | 42 учителей |
2019-2020 учебный год
Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучыларының форумы узды
Опубликовано: 25.04.201224 нче апрель көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы талантлы һәм сәләтле яшьләрне барлау, иҗади эшләүче укытучыларны бүләкләү максатыннан, Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучыларының форумын уздырды. Әлеге форумда мәгълүмати-методик үзәк методисты Н.Шәймәрданова җитәкчелегендә бер төркем укытучылар катнашты һәм бүләкләнде. Республикакүләм бәйгеләр җиңүчесе Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Йолдыз Хөрмәтуллина сәхнәгә күтәрелде һәм диплом, кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Шулай ук форумда “Без тарихта эзлебез” исеме астында районыбызның мөхтәрәм шәхесе, мәгариф ветераны, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановның шәхси күргәзмәсе куелды. Күргәзмә материалларын килгән кунаклар, укытучылар, язучылар, галимнәр, министлыклар кабинеты, мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре зур кызыксыну белән карадылар һәм үзләренең җылы теләкләрен, уңай бәяләрен җиткерделәр. Форумда лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова А.Г. да катнашып, Дипломага лаек булды.
К списку новостей










