Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-562-50-95;+7(855)-562-44-95 |
| E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
| Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 565 обучающихся |
| У нас учат: | 42 учителей |
2019-2020 учебный год
“Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” темасына урта белем бирү оешмалары укучыларының III Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе
Опубликовано: 23.11.201223 нче ноябрьдә Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалында “Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” темасына урта белем бирү оешмалары укучыларының III Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә Татарстан Республикасының шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары, Россия Федерациясенең Пермь крае, Башкортстан, Чувашстан республикасы укучылары һәм аларны әзерләгән укытучылар катнашты. Пленар утырышта татар теле һәм чагыштырма филология факультеты деканы, доцент Нигамаев А.З, язучы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, мәктәп укучылары чыгышы тыңланды. Конференциядә катнашучылар 6 секциягә бүленеп, татар теленең үткәне, бүгенгесе, киләчәге, туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүнең актуаль мәсьләләре, фольклор, әдәбият һәм тел проблемалары, татар язучылары иҗатында милләт мәсьәләсе, җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнүне һ.б. яктырткан чыгышлар ясадылар.Һәр укучыга сертификат, конференция материалларын яктырткан җыентыклар бирелде. Мөслим районы Тойгелде урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Дәүләтова Айгөл (фәнни җитәкчесе Дәүләтова Р.Ф), Садирова Алинә (фәнни җитәкчесе Шаева В.М), Күбәк урта мәктәбе укучысы Шәңгәрәева Энҗе (фәнни җитәкчесе Нәҗмиева Г), Мөслим лицееннан Сабирова Ләйсән (фәнни җитәкчесе Ситдыйкова Ч.И), Мөслим урта мәктәбеннән Бигимова Алина (фәнни җитәкчесе Гайнетдинова Г.Ф) сертификатка ия булдылар. Мөслим урта мәктәбеннән Хәйдәрова Алина (фәнни җитәкчесе Җәлилова Г.И) һәм Мөслим гимназиясеннән Латыйпов Айнур III дәрәҗә Диплом, Мөслим лицееннан Хөрмәтуллина Йолдыз (фәнни җитәкчесе Ситдыйкова Ч.И) II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр.
К списку новостей










