Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Октябрьская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-562-50-95;+7(855)-562-44-95 |
| E-Mail: | L.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Муслюмовский лицей |
| Руководитель: | Ахметшина Чулпан Тагировна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 565 обучающихся |
| У нас учат: | 42 учителей |
2019-2020 учебный год
Әдәби кичә
Опубликовано: 30.04.2021Мөслим лицеенда Халык язучысы, драматург, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины Фоат Садриевның тууына 80 яшь тулу уңаеннан «Иҗатымда - тормыш яме, тормыш гаме» дигән әдәби кичә узды. Чарада Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы консультанты Сәхбиева Лилия Таҗетдин кызы, язучы, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин, язучылар Вахит Имамов, Факил Сафин, Илдар Әбүзәров, Фоат Садриев; шагыйрьләр Газинур Морат, Әлфия Ситдыйкова, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева; район хакимияте һәм район мәгариф бүлеге вәкилләре, Актаныш, Минзәлә районыннан килгән кунаклар, Мөслим районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары китапханәчеләр, укучылар катнашты. Әдәби кичәдә Ф. Садриевның драма әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, републикакүләм “Фоат Садриев укулары”, "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар, бәйгесе җиңүче һәм лауреатлары чыгыш ясады. Чара әдипләр катнашында “Гаилә. Мәктәп. Шәхес. Тел” темасына “түгәрәк өстәл” белән тәмамланды.
К списку новостей










