МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Митряево, ул. Пушкина, д. 50 |
| Телефон: | 8(5556)3-25-38 |
| E-Mail: | Smitr.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Митряевская НОШ» Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хузина Лилия Лаздатовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 9 учащихся и 21 воспитанник |
| У нас учат: | 2 учителя и 3 воспитателя |
МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Туган телем-иркә гөлем 05.02.2021

Башлангыч сыйныфларда “Туган телем-иркә гөлем” темасы буенча әхлак дәресе үтте. Укучылар туган тел турында шигырьләр, үзләре иҗат иткән хикәяләрен укыдылар.
-
Ковид-19 ны туктатыйк 05.02.2021

Ковид-19 ны туктатыйк!
-
Татарча әкиятләр карыйбыз 03.02.2021

“2021 нче ел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында башлангыч сыйныф укучылары “Фантазия ”мультстудиясе иҗат иткән әкиятләрне карадылар. Татар халкының милли киемнәре турында сөйләштеләр.
-
Инглизчә сөйләшәбез 02.02.2021

Башлангыч сыйныфларда Инглиз теле көне узды. Укучылар инглиз телендә җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Инглиз телендә матур сүзләр кулланырга өйрәнделәр.
-
Кошларга ярдәм 30.01.2021

Башлангыч сыйныфлар “Кошларга ярдәм” акциясендә катнаштылар. Җимлекләргә ипи валчыклары һәм ярмалар салдылар.
-
"Төзү,куллану, җимерү" әхлак дәресе 30.01.2021

Башлангыч сыйныфлар өчен “Төзү,куллану,җимерү.Вандализм” дигән темага әхлак дәресе узды. Туган якның истәлекле урыннарын саклау кирәклегенә басым ясалды.
-
Ел укучысы 29.01.2021

4 нче сыйныф укучысы Соломотин Рамазан “Ел укучысы” муниципаль конкурсының финал турына барды
-
2021 нче ел туган телләр һәм халыклар берлеге елы 28.01.2021

2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак, авыл китапханәчесе Даутова Римма катнашында мәктәптә сыйныфтан тыш чара узды. Укучылар туган телдә сөйләшү, халыклар дуслыгы, җирлегебездә яшәүче милләтләр дуслыгы турында сөйләштеләр. Шигырьләр укыдылар.
-
Театральное лукошко педагога 26.01.2021

Мөслим “Карлыгач” балалар бакчасында узган “Педагогның театр тубалы” (“Театральное лукошко педагога”) дип исемләнгән иҗади эшләр смотр-конкурсының муниципаль турында тәрбиячеләребез Сәфәргалина Албина һәм Шәйгарданова Илүзә үзләренең иҗат эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Сәламәтлек сәгате 25.01.2021

Башлангыч сыйныфлар өчен дәресләрдән соң “Сәламәтлек сәгате” узды. Укучылар кышкы паркны күзәттеләр.Тауда чаналарда шудылар, мишеньга кар йомарламнары аттылар.





