МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а |
| Телефон: | +7(855)-562-36-05 |
| E-Mail: | S3.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мирзаянов Азат Фаритович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 553 учащихся |
| У нас учат: | 48 педагогов |
МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
" Үз уеным" викторинасы 28.09.2021

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында 8 а сыйныфында юл хәрәкәте иминлеге буенча " Үз уеным" уен- викторинасы оештырылды. Класс командиры Камилә Минһаҗева кызыклы биремнәр, ребуслар әзерләде. Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтте
-
ТАССРның 100 еллыгына багышланган күчмә күргәзмәдә 28.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 9-11 нче сыйныф укучылары Татарстан милли музееның ТАССРның 100 еллыгына багышланган күчмә күргәзмәдә булдылар
-
"Карьера навигаторы" 25.09.2021

Мөслим гимназиясе укучылары "Казан экспо" заманча Халыкара күргәзмә үзәгендә уза торган халыкара форумда катнаштылар. "Карьера навигаторы" муниципаль проекты кысаларындагы әлеге форум мәктәп укучыларына иртә профориентация бирү һәм һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү максатыннан эшләнгән
-
"Җәяүлеләргә һәм велосипедта йөрүчеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре" 25.09.2021

Куркынычсызлык атналыгы кысаларында, 5а,5б,5в сыйныфы укучылары өчен Башаров И.И. "Җәяүлеләргә һәм велосипедта йөрүчеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре" дигән тема астында дәрес уздырды. Укучылар информатив видеолар, плакатлар карадылар, Ильназ Иршатовичны игътибар белән тыңлап, сорауларына актив рәвештә җавап бирделәр
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү атналыгы 24.09.2021

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү атналыгы кысаларында Сарман һәм Мөслим районнары буенча юл хәрәкәте иминлеге начальнигы Ситдикова Алсу Разиновна беренче сыйныфлар алдында чыгыш ясады. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искәртте, юлга чыгарга ярамаган очракларны кисәтте, мультфильм күрсәтте. Балаларгы яктылык кайтаргыч знаклар, юл йөрү кагыйдәләренә искәрмәләр таратты
-
Библиотека хезмәткәре белән очрашу 23.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Мөслим кызы" һәм "Мөслим егете" проекты кысаларында 5 нче сыйныфлар өчен библиотека хезмәткәре Кашапова Зилә Мөдәррис кызы сыйныф сәгате үткәрде. Балалар татар халкының бик зур тарихи юл үтеп, ничек барлыкка килгәнен белделәр. Тарихи шәхесләр, бөек дәүләтләр турында балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
“Беслан фаҗигасе һәрвакыт безнең йөрәкләрдә 21.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан гимназиябездә чаралар үткәрелеп тора.
Укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек, патриотик хс тәрбияләү, үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләрен өйрәтү максатларыннан чыгып, бүген , 3 нче сентябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәре Кашапова М.Р Мөслим гимназиясенең 5в һәм 7а сыйныф укучылары өчен “Беслан фаҗигасе һәрвакыт безнең йөрәкләрдә” дигән исем астында сыйныф сәгате үткәрде.
-
Газета-журналлар күргәзмәсе 21.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан гимназия китапханәсендә татар телендә нәшер ителүче газета-журналлар күргәзмәсе эшли. Укучылар, гимназиядә эшләүче һәркем, әти-әниләр бу күргәзмә белән таныша ала.
Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета - журналлар укучыларга тирә-юньдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат алып баралар, кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматларны яктырталар, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.
-
Шифалы җимеш җыю 20.09.2021

5а сыйныфы укучылары "Кара һәм кызыл миләш алып кил- шифалы җимеш җыюда үз өлешеңне керт" экологик акциягә кушылу максаты белән ял көннәрендә миләш җыйдылар.
-
Батырлар йортына экскурсия 20.09.2021

"Мослим кызы" хэм "Мослим егете" проектын тормышка ашыру, Туган теллэр хэм халыклар бердэмлеге елы кысаларында 6а сыйныф укучылары Батырлар йортына, мемориал комплекска экскурсиягэ бардылар.















