МБОУ «Салауз-Муханская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423991, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Салауз-Мухан, ул. Кооперативная, д. 85А |
| Телефон: | +7(855)-563-13-60 |
| E-Mail: | ssmuh.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салауз-Муханская ООШ" |
| Руководитель: | Магалимов Динар Низаметдинович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 45 учащихся и 12 воспитанников |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Салауз-Муханская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Тәрбия сәгате 14.02.2013

14 нче февраль көнне 5 нче класс укучылары белән класс җитәкчесе Гыйзетдинова Гөлнирә “Исәнләшү әдәбе” дип аталган ачык тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате бик күп өстәмә кызыклы материаллар белән баетылып, балалар өчен актуаль тәрбия чарасы булды.
-
Бәйгеләр 13.02.2013

12 нче февраль көнне укучылар ярымфинал “Йолдызлык” бәйгесендә катнашып, дипломант исеменә лаек булдылар.
-
Мониторинг 08.02.2013

7 нче февраль көнне 4 нче сыйныфларда әйләнә- тирә һәм рус теле буенча мониторинг үтте
-
Тәрбия сәгатьләре 08.02.2013

8 нче февраль көнне “Китап – киңәшчең синең” темасына класс сәгатьләре үтте. Укучылар үз фикерләрен әйттеләр: китап, белем турында мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаттылар. Төрле темага багышланган китаплар хакында әңгәмә бик җанлы булды.
-
Мониторинг 07.02.2013

6 нчы февраль көнне 4нче сыйныфларда математика һәм татар теле буенча мониторинг үтте. Монда Иске Чакмак башлангыч сыйныф укучылары да катнашты.
-
Конкурслар 06.02.2013

5 нче февраль көнне укучылар зона турында үткән “Йолдызлык” бәйгесендә катнашып, финалга үттеләр. Алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Чаңгы ярышы 21.01.2013

21нче гыйнвар көнне 8-9 нчы сыйныф укучылары район күләмендә үткән чаңгы ярышына бардылар. 27 команда арасында алтынчы урында. Киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
Чисталык дәресе 16.01.2013

16нчы гыйнвар көнне “Чисталык дәресе” темасына экологиянең чисталыгы, аны саклау буенча тәрбия сәгатьләре үтте. Монда укучыларга иң зарур булган кагыйдәләр тагын бер кат аңлатылды. Экологик чисталык, аның кеше сәламәтлегенә, кешелек дөньясына йогынтысы турында һәр сыйныф үзенчәлеген исәпкә алып әңгәмәләр үткәрелде. 2013нче ел экологияне саклау елы буларак, бу мәсьәлә ел дәвамында алып барылачагы искәртелде.
-
Консультацияләр 04.01.2013

4 нче гыйнвардан 9 нчы сыйныфларда консультацияләр үткәрелә башлады.
-
Бәйгеләр 29.12.2012

“Иң чиста- матур язулы дәфтәр” бәйгеләре үткәрелде. Башлангыч сыйныфлар арасында II урында 2 нче сыйныфтан Җиһаншина Эльза һәм Косых Анжела;III урында Хакимова Лениза, югары сыйныфлардан Гыйльфанова Регина II урында, Шәяхмәтова Миләүшә III урында.









