МБДОУ «Старо-Варяшский детский сад «Былбыл» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | с. Старый Варяш, ул. Чишма, д. 10, к. а |
| Телефон: | |
| E-Mail: | DStvar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Былбыл" |
| Руководитель: | Шаяхметова Резеда Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Старо-Варяшский детский сад «Былбыл» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Обучение по планированию работы. 12.10.2021

Педагоги ДОУ прошли обучение со специалистом Департамента образования РТ по теме "Планирование работы дошкольного образования на 2020-2021 учебный год".
-
Укытучылар көне белән котлыйбыз. 05.10.2021

Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, бакчабызда эшләүче барлык хезмәткәрләр! Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез – чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. һәр таңны сау – сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен.
-
Өлкәннәр көне белән. 01.10.2021

Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел
Бүген өлкәннәр бәйрәме
Шуңа шатлана күңел
Гел яхшыга өйрәтәсез
Тыңлыйбыз сезнең сүзне
Һәр эштә үрнәк сез безгә
Хөрмәт итәбез сезне.
Иң кирәкле, газиз затлар булып, Бала хәсрәтләре күрмичә; Яшәгез Сез, бар булыгыз әле, Картаюны бар дип белмичә! ... Сәламәтлек, шатлык, ак бәхетләр Телибез без бүген барыгызга. Бала, оныкларга кирәк булып Кадер, хөрмәт кенә бары тоеп. Яшәгезче әле, картаймагыз, Яшь бара бит, диеп, уфтанмагыз.
-
Китапханәгә сәяхәт. 28.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннын, бүген бакчабыз балалары авыл китапханәсенә сәяхәт кылдылар.Алар анда яңа, матур,төсле рәсемле китаплар белән таныштылар.
Татар халкында “Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә” дигән мәкаль бар. Чыннан да, китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр, ә китапларны яратучының күңеле сафланыр, дөньяга карашы киңәер. Китапларны кечкенәдән үз иткән баланың күңелендә начарлыкка да урын калмас, чөнки ул китаплардан яхшыны яманнан аерырга, үзендәге әйбәт hәм начар гадәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк.
-
С Днем воспитателя и всех дошкольных работников! 27.09.2021

Уважаемые коллеги!
Поздравляем вас с Днем воспитателя и всех дошкольных работников!Пусть ваш труд будет оценен по достоинству, ведь в ваших руках — подрастающее поколение!Пусть работа вовсе не будет работой, а весёлым, интересными увлекательным занятием, чудесным путешествием по странам детских грёз и радостей.С огромной благодарностью за вашу работу, внимательность, любовь к детям от всей души желаем вам множества хороших событий, добрых вестей, самого искреннего и благодарного отношения к вам со стороны ваших воспитанников и самых близких людей!
-
Спортивные игры и игрушки в детском саду. 25.09.2021

Одной из любимых спортивных игр стала яркая детская игрушка кольцеброс для игры как в помещении так и на свежем воздухе .
-
"Салават күпере"журналына күзәтү. 24.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннын, Иске Вәрәш авылы "Былбыл"балалар бакчасы нәниләре белән авыл китапханәсендә "Салават күпере"журналына күзәтү ясалды. Бакчада тәрбияләнүче балалар ребуслар чиштеләр,рәсемнәр буядылар.Кызыклы һәм мавыктыргыч чара балалар өчен бик файдалы булды.
Балаларның иң яраткан журналы«Салават күпере» – бик популяр басма, аны һәр бала түземсезлек белән көтеп ала. Журналның тиражы даими югары саклана.Бүгенге көндә «Салават күпере» – Татарстан Республикасында 6 яшькә кадәрге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер журнал. Шуңа күрә «Салават күпере»бәхетле һәм гамьсез балачак елларының матур символына әверелгән.«Салават күпере» журналы нәни укучыларының кызыксыну даирәсен, теләк-омтылышларын, ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан чыгып әзерләнә. Әлеге басма сабыйларның дөньяны танып белү эшчәнлеген оештыруга, аларның физик, интеллектуаль һәм эмоциональ үсешен тәэмин итүгә, гаилә һәм әйләнә-тирә мохит белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә.
-
Гөлбикә белән бергә. 21.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннын,балаларыбыз Гөлбикә исемле курчак ярдәмендә кешенең гәүдә төзелешенең татарча әйтелешен бергәләп кабатладылар.
-
Мөстәкыйль уен эшчәнлеге 20.09.2021

Уен балалар бакчабыздагы бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес булып формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә.Мөстәкыйль уен эшчәнлеге һәр баланың физик һәм психик үсешенә йогынты ясый, аңарда әхлаклылык, ихтыяр көче, иҗади сәләт тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Выборы 2021г.
18.09.2021
2021 елның 17-19 сентябре Бердәм сайлаулар көнендә Россия Федерациясендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар уза. Дәүләт Думасына депутатлар, Россия Федерациясенең 12 субъектында Башлыклар һәм 39 субъектта законнар чыгару органнарына депутатлар сайлана.
Коллективыбыз 100% тавыш бирүдә катнашты.









