МБДОУ «Старо-Варяшский детский сад «Былбыл» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | с. Старый Варяш, ул. Чишма, д. 10, к. а |
| Телефон: | |
| E-Mail: | DStvar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Былбыл" |
| Руководитель: | Шаяхметова Резеда Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Старо-Варяшский детский сад «Былбыл» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 24.05.2022

Эзлән, энем, эзең калсын җирдә,
Кечкенәме, зурмы-барыбер.
Тар булса да, яңа сукмак яса,
Аны зурайтучы табылыр.
Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә,
Нур балкысын сезнең йөзләрдә,
Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр
Безнең бөек Татар илендә!
Без башлангыч мәктәптә -Соңгы кыңгырау бәйрәмендә булдык.
-
Кызыл шишкалар кайда үсә икән. 23.05.2022

Бүген балалар чыршы агачларында кызыл җиләккә охшаш төерләр күреп гаҗәпләнделәр.. Баксаң, бу бик сирәк кешеләр генә күрә ала торган кызыклы күренеш - чыршының чәчәк атуы икән. Фән ылыслы агачлар чәчәк ата алмый, бу - чыршы күркәләренең үзенчәлекле формалашуы, ди. Әмма мондый матур күренешне чәчәк атуга тиңләмичә мөмкинме соң?
-
Шомырт агачын күзәтү. 23.05.2022

Тышта табигатьнең иң гүзәл чоры - бар табигать уяна, яшәрә, яшелләнә, иртә таңнан кичкә кадәр кошлар сайрый, беренче гөлләр, үләннәр чәчәк ата... Шомыртлар да инде шау чәчәккә күмелде, бар тирә-юнь хуш искә күмелде. Күкрәк тутырып сулыйсы да, сулыйсы килә.
Балалар да шомырт агачын күзәттеләр,аның хуш исле чәчәкләрен бик ошаттылар.
-
Транспорт төрләре белән танышу.
20.05.2022
Сөйләм үстерү шогылендә балалар транспорт төрләре белән танышуны дәвам иттеләр, аларны классификацияләргә, бер транспорт төре турында тасвирлау хикәясе төзергә өйрәнделәр.
-
Балалар өчен мәчеткә экскурсия. 20.05.2022

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан , Иске Вәрәш авылы мәчетендә “Былбыл” балалар бакчасына йөрүчеләр һәм башлангыч мәктәп балалары өчен экскурсия оештырылды.Балаларны мәчет белән Расих хәзрәт таныштырды. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлатты, кыска догаларны сөйләде.Дини тәрбияне сабый чактан ук бирү мөһим. Һәр әхлак дәресе бала күңелендә тирән эз калдыра.
-
День пионерии. 19.05.2022

19 мая 1922 года была создана советская пионерская организация. Красный галстук и пионерская клятва на протяжении многих лет оставались символами в жизни нескольких поколений школьников. В России отмечают 100-летие.
Наши дети с удовольствием познакомились с атрибутами пионерской организации.
-
Дару уләннәре белән танышу. 16.05.2022

"Тузганак чәчәге". Балалар дару уләннәрен танырга һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәнәләр.
-
15 мая день семьи. Аппликация "Моя семья" 14.05.2022

ГАИЛЭ-ул доньяда яшэуче парларга бердэнбер, кабатланмый торган ышаныч, терэк урыны. Кош канаты- пар белэн, ир канаты- яр белэн. Гаилэ- ул җан тынычлыгы таба торган урын. Гаилэ- ул бик нык яраткан эшенне эшлэп арыганнан сон, йорәгенә тынычлык, шифа бирэ торган бик изге бер урын. Гаилэ- ул менэ шушы донья мэшэкатьлэреннән, борчуларыннан, донья тигезсезлеге, гаделсезлек, хэсрэтлэнүлэрдэн ял итэ торган урын. Гаилэ... 5 хэрефтэн генэ торган шушы суздэ нинди тирэн мэгънэ ята. Гаилэ ул- эти,эни, балалар, баш остендэ бер тубэ, бер ук фамилиялэр, озын, буыннан- буынга озелмичэ дэвам итуче тирэн тамырлы нэсел жебе. Барыгызны да гаилэ коне белэн кайнар котлыйбыз, гаилэлэрегезгэ иминлек, татулык, ныклы сэламэтлек телибез, балалар куанычын, игелеген куреп яшэргэ язсын! Бэйрэм белэн!
15 мая день семьи, аппликация "Моя семья"
-
Татар язучылары турында әңгәмә. 13.05.2022

Балаларны туган телне яратырга өйрәтү, язучыларның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан кызыклы әңгәмә уздырдык.
-
Саф һавада хәрәкәтчән уеннар 12.05.2022

Балалар белән саф һавада хәрәкәтчән уеннар үткәрдек.. Хәрәкәтчән уеннар һәм саф һавада күңел ачу балаларга шатлык һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә. Төрле хәрәкәтчән уеннар һавадагы шөгыльләрнең эчтәлеген баета һәм балаларны бик мавыктыра. Урамда уйнаганда һәм күнегүләр ясаганда, балалар кыюлык, мөстәкыйльлек, җитезлек күрсәтү мөмкинлеге алалар.









