Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Язгы велостартка рәхим итегез!!! 21.04.2019

Экологик айлык кысаларында, "Әтиләр советы" проектын тормышка ашыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләрдән арыну, балаларны, әти-әниләрне, Мөслим халкын күмәкләшеп велосипедта йөрергә чакыру максатыннан, 22 апрель көнне "Кояшлы Ык" ял паркында "Табигатьтән шифа" исемле язгы велостарт уздырыла.
"Иң күмәк гаилә", Иң яшь велосипедчы", "Иң озын велосипедчы", Иң өлкән велосипедчы", "Иң актив әтиләр, бабайлар сыйныфы" номинацияләрендә җиңүчеләргә грамоталар, бүләкләр каралган. Җыелу урыны - "Асылмалы күпер" яны. Башлану вакыты - 17:30.
Сәламәт яшәү яклы райондашларыбызны, әти-әни, әби-бабайларыбызны, балаларыбызны язгы велостартка көтеп калабыз!!!
-
"Әйдә шаяРТ" - I урын" 18.04.2019

Бүген Мөслимнең "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Әйдә шаяРТ" татар КВН лигасы үтте. Безнең мәктәпнең "Супер яшьләр" укучылар командасы I урынга лаек булды. 8нче сыйныф укучысы Хафизов Наиль "Иң яхшы актер" номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!!! Афәрин!!!
-
"Нәниләр мәктәбе"нә рәхим итегез!!! 18.04.2019

Хөрмәтле әти-әниләр! Яңа уку елына балаларны әзерләү максатыннан, атнаның һәр шимбәсендә, сәгать 11:00 дә "Нәниләр мәктәбе" эшли. Рәхим итегез!
-
"Балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчанлыкны булдыруда җитәкчеләрнең роле" 17.04.2019

Бүген безнең мәктәптә "Балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчанлыкны булдыруда җитәкчеләрнең роле" темасына район җитәкчеләренең семинары узды.
-
Яшь тарихчыларыбыз үсә 17.04.2019

3 нче в сыйныфы укучысы Габделхаков Әмир Сарман муниципаль районы Җәлил посёлогында узган районара "Тарихны халык ярата" фәнни- практик конференциясендә катнашып 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.Җитәкчесе Илиза Закирова. Котлыйбыз!!!
-
"4 аяклы" дусларыбызга булышабыз 16.04.2019

Укучыларыбыз бу көннәрдә бик актив рәвештә йортсыз, хуҗасыз калган эт, песиләргә ярдәм йөзеннән оештырылган акциядә катнашалар.
-
“Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек максатыннан физика һәм информатика укытучыларының фән компетенцияләрен камилләштерү” 16.04.2019

Бүген Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында физика һәм информатика укытучыларының “Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек максатыннан физика һәм информатика укытучыларының фән компетенцияләрен камилләштерү” темасына районкүләм семинары үтте. Семинарда укытучыларыбыз Миңниярова Л.Б., Хәкимова З.З., Галеева Г.М, Бәдретдинов А.К. катнашында ачык дәресләр күрсәтелде, чыгышлар ясалды.
-
"Современные материальные, социальные и информационные технологии" в образовательной области "Технология" 13.04.2019

Дипломом II cтепени была награждена ученица нашей школы Вагизова А. во II региональном конкурсе творческих проектов "Современные материальные, социальные и информационные технологии" в образовательной области "Технология". Руководитель Амирова Чулпан Раифовна. Поздравляем!!!
-
Мәктәбебезнең "Яшь бөреләр"е 13.04.2019

"Яшь бөреләр - 2019" район фестивалендә катнашып мәктәбебезнең "Тукай егетләре" бию төркеме (җитәкчесе Ольга Нуруллина) I урынга лаек булды, ә Илнара Минһаҗева "Нәфис сүз" номинациясендә III урын яулады (җитәкчесе Адилә Кондратьева). Котлыйбыз!!!
-
Космонавтика көне 12.04.2019

Бүген мәктәбебездә Космонавтика көненә багышланган бик матур чаралар узды. Кунак итеп, мәктәбебез горурлыгы булган, очучы Шәфыйков Рәшит абый да чакырылган иде. Ул бик теләп үзенең истәлекләре белән уртаклашты.










