• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21
Телефон: +7(855)-562-41-47
E-Mail: s2.mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая"
Руководитель: Галеева Гульшат Мухтаровна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 472 обучающихся
У нас учат: 50 учителей

Новости

Безнең җиңү

Опубликовано: 26.04.2016

19-22 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы булды. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашты.    Олимпиада 2012 елдан бирле үткәрелә, анда Россия төбәкләре һәм чит илләрнең 8-11нче сыйныф укучылар һәм югары уку йорталары студентлары катнаша. Бәйге яшьләр арасында елдан-ел популярлык казана, катнашучыларның саны да арта. Әйтик, беренче халыкара олимпиадада РФның 15 субъектыннан һәм 9 чит илдән 1,5 меңләп кеше катнашкан булса, дүртенчесендә – Россиянең 37 төбәгеннән һәм 12 чит илдән 12 меңләп кеше.Олимпиаданың беренче туры читтән торып, КФУ сайтында интернет-тест формасында, узган елның 7-21 декабрендә уздырылды. Сайлап алу турында иң күп балл җыйган 500 кеше бәйгенең Казанда оештырылачак йомгаклау этабына чакыру алды. Шулар арасында безнең мәктәпнең дә 3 укучысы: 8 нче А сыйныфыннан  Гыйльметдинова Адилә (укытучысы Гайнетдинова Г.Ф.), 8 нче Б сыйныфыннан Җәлилова Зөлфия (укытучысы Җәлилова Г.И.) һәм 9 нчы А сыйныфыннан Исанбаева Юлия (укытучысы Гайнетдинова Г.Ф.) бар иде.    Бәйге нәтиҗәләре буенча Юлия 2 нче урынга лаек булды. Ул Мактау грамотасы һәм планшет белән бүләкләнде. Жәлилиова З. Гыйльметдинова А дипломнар алып кайттылар. Афәрин, кызлар! Тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне  телибез!



К списку новостей