Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Новости
"Белем җәүһәрләре" VI Дөньякүләм бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр
Опубликовано: 16.10.201516 октябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Тантанага барлыгы 46 финалист, бәйгенең башка еллардагы җиңүчеләре, оештыручылар һәм иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары, матбугат чаралары чакырулы иде. Камал театры инде өченче мәртәбә үзенең кече залында татар интернетчыларын шундый матур тантанага җыя. Быел, тантана башланыр алдыннан, театр артистлары татнетчыларга "Галиябану" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. "Марк Вебер" веб-студиясе веб-программисты Рөстәм Биктаһиров тамашачылар алдында "Эффектив сайтлар ясау" турында мастер-класс белән чыгыш ясады. Гомумән, җиңүчеләрне бүләкләү татар җырчылары чыгышлары белән аралашып барды. Җиңүчеләрне котларга дип бүгенге тантанага татар халкының яраткан җырчылары Илназ Минвәлиев, Илзилә, "Болгар кызлары", Гөлгенә килгән иде.
Әлеге матур чарада мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Г.И. һәм 8нче сыйныф укучысы Җәлилова З.Р. җинүчеләр сыйфатында катнаштылар. «Татар телен- «5»легә! » сайты – «Укытучы-җәүһәр» номинациясендә икенче урын алды, «Язучысы Фоат Садриев сайты» дипломант булды. «Укучы-җәүһәр» номинациясендә Жәлилова Зөлфия төзегән «Тылсымлы объектив» сайты 3нче урынга лаек булды. Алар Татнетның кыйммәтле бүләкләрен алып кайттылар. Кызларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа үрләр телибез.
К списку новостей










