Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
| Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
| E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
| Руководитель: | Фархутдинов Айнур Рустамович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Кызыл,сары, яшел" агитбригадалар конкурсы 16.03.2023

Башлангыч мәктәп укучыларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, юлда куркынычсыз тәртипне пропагандалауда, балалар юл - транспорт травматизмын профилактикалауда, юл хәрәкәтендә дисциплиналы, законга буйсынучы катнашучыларны тәрбияләүдә белем бирү оешмаларының ролен арттыру максатыннан 16 мартта "Мөслим гимназиясе" базасында башлангыч сыйныф укучылары арасында ЮИД хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган "Кызыл,сары, яшел" агитбригадалар конкурсы узды. Быел конкурсның темасы "Юл билгеләре-ышанычлы дуслар". Әлеге чарада район мәктәпләренең 12 командасы чыгыш ясады, шул исәптән безнең команда да катнашты, рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
С целью развития интереса у учащихся начальной школы к изучению правил дорожного движения, повышения роли образовательных организаций в пропаганде безопасного поведения на дороге, профилактике детского дорожно- транспортного травматизма, воспитании дисциплинированных, законопослушных участников дорожного движения 16 марта на базе МБОУ "Муслюмовская гимназия" прошёл районный конкурс агитбригад среди учащихся начальных классов "Красный, жёлтый, зелёный", посвященный 50-летию образованию движения ЮИД. В этом году тема конкурса "Знаки дорожные-друзья надёжные". На данном мероприятии выступили 12 команд школ района, в том числе и наша команда.
-
Һөнәри юнәлеш бирү айлыгы 16.03.2023

Һөнәри юнәлеш бирү айлыгына Мөслим районы политехник техникумы вәкилләре чакырылган иде. Уку йорты директоры Миргалимов И.Д. аларның уку йортында белем алырга мөмкин булган һөнәрләр турында сөйләде, аларның уку йортын сайлавын өйдән якын ара һәм яхшы уку шартлары белән дәлилләде.
В месячник по профориентации были приглашены представители политехнического техникума Муслюмовского района. Директор учебного заведения Миргалимов И.Д. рассказал о специальностях, на которые у них можно обучиться, обосновал выбор их учебного заведения близким расстоянием от дома и хорошими условиями обучения.
-
Кызыклы тәнәфесләр 15.03.2023

Юл йөрү кагыйдәләрен ныгытуга юнәлдерелгән, мавыктыргыч биремнәр чишү укучыларның тәнәфестә иң яраткан шөгыльләре. Нинди яшьтә булсак та, тормышты иң кирәк кагыйдәләр - алар. Файдалы хәм кызык тәнәфесләр шулай үтә.
Решение увлекательных заданий, направленных на закрепление правил дорожного движения - одно из любимых занятий учащихся на переменах между занятиями. В каком бы возрасте мы ни были, самые важные правила жизни - это они. Так проходят полезные и интересные перемены.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
-
Һөнәри юнәлеш бирү айлыгы 15.03.2023

Һөнәри юнәлеш бирү айлыгында һөнәр төрләре турында мәгълүмат, һөнәрне һәм уку йортын ничек сайларга кирәклеге турында белешмә яңартылды . Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен киләчәк тормышны аңлы рәвештә сайлау өчен киңәшләр бирелде
В месячник профориентации была обновлена информация о видах профессий, памятка как выбрать профессию и учебное заведение . Даны рекомендации для выпускников и их родителей для осознанного выбора будущей жизни.
-
Маршировка сәгате 14.03.2023

Маршировка сәгатендә сафта булуның беренчел күнекмәләре, гәүдәнең матур торышы һәм каты йөреше, җитезлеге һәм чыдамлыгы өстендә эшләнелә. Шул ук вакытта коллективизм һәм иптәшләрчә үзара ярдәм, берләшү хисе, дисциплиналылык, чисталык һәм җентеклелек, реакция тизлеге, иптәшләр коллективына үз ихтыярын тапшыру осталыгы тәрбияләнә.
В час маршировки вырабатываются не только первичные навыки нахождения в строю, строевая выправка и молодцеватость (красивая осанка и твердая походка), ловкость и выносливость. Наряду с этим воспитываются коллективизм и товарищеская взаимопомощь, чувство слаженности, дисциплинированность, опрятность и подтянутость, быстрота реакции, умение передавать свою волю коллективу товарищей.
-
Мәктәп китапханәчеләре семинары 14.03.2023

Югары Табын авылында мәктәп китапханәчеләре семинары узды:"Мәктәп, гаилә, китапханә хезмәттәшлеге аша баланың укучы мохитенә ярдәм итү һәм үстерү". Безнең китапханәче әлеге семинарда катнашты, яңа уку елында дәреслекләр һәм укулар заказларының яңа шартлары белән танышты.
В с.Верхний Табын прошел Семинар школьных библиотекарей на тему: "Поддержка и развитие читательской среды ребёнка через сотрудничество школы, семьи, библиотеки". Наш библиотекарь участвовала на данном семинаре, где ознакомили с новыми условиями заказов учебников и обучения в новом учебном году
-
Яз көне куркынычсызлык кагыйдәләре 13.03.2023

Яңа уку атнасы традицион рәвештә тантаналы линейкадан башлана. Һөнәри юнәлеш бирү айлыгы кысаларында бер атналык чаралар игълан ителде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү максатларында яз көне язгы су басу вакытында үз үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә алып барылды.
Новая учебная неделя традиционно начинается с торжественной линейки. Были оглашены мероприятия на неделю в период месячника по профориентации. В целях техники безопасности весной напомнили правила поведения во время весенних паводков.
-
һөнәри юнәлеш бирү эше 13.03.2023

Педагог һәм остаз елы, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, шулай ук һөнәри юнәлеш бирү айлыгын исәптә тотып 9 сыйныф укучылары заманча һөнәрләр белән таныштылар. Актуарий, Байер, Манимейкер кебек сирәк һөнәрләр игътибарга лаек.
В рамках года педагога и наставника, года национальных культур и традиций, а также в рамках месячника профориентации учащиеся 9 классов познакомились с современными профессиями. Заслужили внимание такие редкие профессии, как Актуарий, Байер, Манимейкер.
-
Педагог һәм остаз елы 10.03.2023

2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Елның миссиясе педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым статусын тану. Педагог һәм остаз елының чаралары укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдереләчәк. Педагог һәм остаз елы кысаларында чаралар планы төзелде. 8 мартта узган очрашуда укытучыларыбыз ветераннар, остазлар чаралар исемлеге белән таныштылар.
2023 год Указом Президента России Владимира Путина объявлен Годом педагога и наставника. Миссия Года – признание особого статуса педагогических работников, в том числе выполняющих наставническую деятельность. Мероприятия Года педагога и наставника будут направлены на повышение престижа профессии учителя. В рамках года педагога и наставника был составлен план мероприятий. На встрече в честь 8 марта наши Учителя ветераны, наставники были ознакомлены со списком мероприятий.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты 09.03.2023

"Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты кысаларында "Йогышлы авырулар" һәм "Туган йорт- бар әйбергә нигез салучы" темалары буенча класс сәгатьләре үткәрелде. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Гаилә, туган йортың булганда гына бәхетле яшәргә теләк, өмет була.
В рамках проекта "Мөслим егете, Мөслим кызы" были проведены классные часы по темам" Инфекционные болезни "и" Родной дом - родоначальник всего". Здоровье - основа человеческого счастья. Только при наличии здоровья человек может достичь своих желаний. Только когда есть семья, родной дом, есть желание, надежда жить счастливо.















