Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
| Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
| E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
| Руководитель: | Фархутдинов Айнур Рустамович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
06.04.2018

6 апрель көнне район мәдәният йортында театр сәнгате буенча конкурс үтте.Тойгелде мәктәбенең 6 класс укучылары Ф.Яруллинның “Ак яфрак” исемле әсәрен сәхнәләштереп, 3 урынга лаек булдылар.Җитәкчеләре: Габдулхакова Илгизә Фоатовна.
-
«Фоат Садриев укулары – 2018»
02.04.2018
V республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2018” кысаларында “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән” секциясендә фәнни-эзләнү эше белән катнашып, 9 нчы сыйныф укучысы Газымова Илүзә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – Р.Г.Фазуллина.
-
02.04.2018

2 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар союзы белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды. Мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист Ркаил Зәйдулла, балалар язучысы, шагыйрь, драматург, журналист Ләбиб Лерон, шагыйрә Йолдыз Шәрапова катнашында мәртәбәле жюри 79 укучының чыгышына бәя бирделәр. Икенче турда безнең мәктәпнең укучылары Шәяхмәтов Р.Р., Минһаҗева З.И. кызы катнашты. Укытучылары - Дәүләтова Р.Ф.
-
27.03.2018

27 нче март көнне Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясе узды. Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбеннән укучылар катнашты “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Шәяхмәтов Рөстәм Рамил улы 3 дәрәҗә Дипломга, 6 нчы сыйныф укучысы Минһаҗева Зөхрә Илсур кызы лауреат Дипломына ия булдылар.
“Драматургия” номинациясендә 5 нче сыйныф укучылыры 2 дәрәҗә Дипломга ия булдылар. Укытучылары – Дәүләтова Рушания Фатих кызы.
-
27.03.2018
9 нчы төбәкара иҗади һәм проект эшләре конкурсы “Династии России”ның нәтиҗәләре билгеле булды. 6 класс укучысы Габдулхакова Инзилә (җит.Габдулхакова И.Ф.), 5 класс укучысы Шәяхмәтов Рөстәм һәм 2 класс укучысы Шәяхмәтова Мәликә (җит.Шәяхмәтова М.М.) призёр исеменә лаек булдылар. Җиңүчеләр 11.04.2018 көнне ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2 һәм 3 дәрәҗәле дипломнары белән бүләкләнү өчен Казан шәһәренә чакырылалар.
-
23.03.2018

23 нче март көнне Тойгелде мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары "Әлифба бәйрәме" үткәрделәр. Кичәдә әти-әниләр, 2 нче сыйныф укучылары да катнашты. Уеннар уйнадылар, театральләштерелгән куренеш курсәттеләр. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
14.03.2018

14 нче март көнне Сарман гимназиясенда укучыларның районара “Фатих Кәрим – герой шәхес” дип аталган фәнни-эзләнү конференциясе үтте. Аның эшендә шагыйрьнең кызы Ләйлә ханым, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, язучы Дамир Гарифуллин, журналист, Бөтендөнья Татар Конгрессы рәисе урынбасары, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты Римзил Вәлиев катнашты. Әлеге укуларда 5 нче сыйныф укучысы Ильвина Габдуллина (укытучысы Р.Ф.Дәүләтова) 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
27.02.2018

27 нче февраль көнне 2 нче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай, М.Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган республикакүләм Аяз Гыйләҗев укулары үтте. Әлеге укуларда республика мәгариф учреждениеләрендә укучы 3-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар 15 нче февральгә кадәр үзләренең фәнни һәм иҗади эшләрен, укытучылар дәрес, дәрестән тыш чара эшкәртмәләрен сайлау турына җибәрделәр һәм II турга үтүчеләр үз эшләрен яклау ярышына бардылар. Әлеге укуларда 6 нчы сыйныф укучысы Зөһрә Минһаҗева (укытучысы Р.Ф.Дәүләтова) җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
-
22.02.2018

1. Егетләр ансамбле "Йолдызлык" конкурсының финалында
2. Профориентаөия кысаларында аграр коллият хезмәткәрләре белән очрашу
3. 2 место на зональном этапе конкурса "Смотр боевой песни"
4. 2 место в конкурсе "Спортивная семья"
-
КВН 17.02.2018

Команда "Six Boys" в котором участвовали молодые специалисти Тойгильдинской, Баюковской, Салавыз-Муханской ООШ выиграли 1 место















