ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хабибуллин Ильшат Рафисович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
"Мои права и обязанности". 10.11.2023

"Хокук белемнәре" айлыгы кысаларында кечкенәләр төркемендә тәрбияче Фәрхетдинова В.Г. "Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына әңгәмә уткәрде.
-
«Не в службу, а в дружбу». 09.11.2023

Өлкән сыйныф укучылары белән “Хезмәт өчен түгел, дуслык өчен” дигән класстан тыш чара үткәрелде. Чараның төп максаты укучыларда коррупциягә каршы караш тәрбияләү һәм формалаштыру, намуслылык, җаваплылык тәрбияләү. Чара кысаларында китаплар күргәзмәсе, презентацияләр күрсәтелде. Балалар кеше тормышындагы дуслыкның роле турында сөйләделәр.
-
«Вместе против коррупции» . 08.11.2023

Тәрбиячелэр өлкән төркемнәрдәге балалар белән «Хокук белемнәре» айлыгы кысаларында әңгәмә уздырдылар. Әлеге әңгәмәдә хакимият органнары ,полициянең коррупциягә каршы көрәшүе эйтелде , балалар әлеге теманы яхшырак күзалласын өчен , кайбер мисаллар китерелде .Ә балалар үз чиратында ,закон тыңлаучан гражданнар булырга вәгъдә иттеләр, коррупция шаhитлары булырга туры килгән очракта, ышаныч телефонына шалтыратырга яисә әти- әниләр аркылы полициягә хәбәр итәргә кирәклеге дә балаларга аңлатылды.
«Бергәләп коррупциягә каршы» видеоролигын карау балаларны тормышта булган кайбер гаделсез мизгелләргә битараф калдырмады. -
"Кем быть?" 07.11.2023

Урта сыйныф укучылары алдында һәрвакыт бер мөһим сорау тора: "Кем булырга?" Аңа дөрес җавап кешенең киләчәк язмышына тәэсир итә. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре В.П. Тумакаева һәм А. Ф. Шакирҗанова 8-9 сыйныф укучылары белән очраштылар.Бу очрашу барышында балаларга һөнәрләр һәм белгечлекләр,керү юнәлешләре һәм кагыйдәләре,стипендия системасы,чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру турында җентекләп сөйләнде.Югары сыйныф укучылары үзләренең барлык сорауларына җавап алдылар хэм очрашу ахырында укучыларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды .Шакирҗанова А. Ф.2024 елның апрелендә ,Ачык ишекләр көненә ,югары сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен чакырды.
-
Каникулы с пользой. 03.11.2023

Көзге каникуллар мәктәптән бер атна ял итү генә! Шулай да, ул бала тормышында бик мөһим, шуңа күрә аны бай һәм файдалы үткәрә белү кирәк .Укучыларыбыз көзге каникулларын кызыклы, ә иң мөһиме-файдалы үткәрә!
-
Заседание. 02.11.2023

Башлангыч сыйныф укытучыларының чираттагы методик берләшмә утырышы узды. Уку елының I чирегенә йомгак ясалды, киләчәккә эшләр билгеләнде.
-
Хезмэттэшлек. 01.11.2023

Көзге каникул вакытында волонтер укучылар Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Балалар өлкәннәр белән аралаштылар, бергәләп рәсем ясадылар, төрле уеннар уйнадылар. Мондый чаралар өлкән буын кешеләре һәм яшьләрнең үзара аралашуына ярдәм итә. Балалар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кайгыртучанлык күрсәтергә өйрәнәләр. Өлкән яшьтәгеләр белән үзара хезмәттәшлек аларны тормышның мәгънәсен аңларга, өлкән буынны хөрмәт итәргә кирәклеген тирәнтен аңларга ярдәм итә. -
Трудовое воспитание. 31.10.2023

Мәктәптә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияли. Шул максаттан 9 сыйныф кызлары һөнәри -хезмәткә укыту дәресләрендә таба тоткыч тектеләр ( прихватка) һәм аларны ашханә пешекчеләренә бүләк иттеләр.
-
Полезные каникулы. 31.10.2023

Балалар, ниһаять, ял итә, озаграк йоклый һәм дәресләрдән ял итә ала. Бу барлык укучылар яраткан искиткеч вакыт. Ләкин тагын бер проблема бар: буш вакытны файдалы, көзге көннәрне ничек кызыклы, бай һәм файдалы итеп үткәрергә?
Каникул вакытында иң беренче чиратта үзеңә яхшы йокларга, күбрәк хәрәкәт итәргә. -
Инструктаж. 27.10.2023

Көзге каникуллар вакытында төрле куркыныч хэллэрне булдырмас өчен, берничә мөһим кагыйдәне белергә кирәк.
Безнең мәктәп укучылары өчен тәрбиячеләр көзге каникуллар чорында тормышны һәм сәламәтлекне саклау турында инструктаж үткәрделәр.







