ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хабибуллин Ильшат Рафисович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Солдатка хат 11.03.2022

Барлык гомуми белем бирү оешмаларында февраль ае - хәрби-патриотик тәрбия айлыгы. Бурыч, армия, Ватан-гади сүзләр генә түгел. Бигрәк тә Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү чорында. Һәм, әлбәттә инде, бу көнне армиягә нинди дә булса катнашы булган барлык ир-атларны бәйрәм белән тәбриклиләр. Бу көнне без Россия армиясе сафларында хезмәт итүчеләрне котларга тиеш. Нәкъ менә хәрбиләр, үз тормышлары бәрабәренә, Илебез иминлеген тәэмин итәләр дә инде.
Мәктәп укучылары исә, Түбән Табын авыл җирлегендә гомер итеп, бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче солдатларга, нәкъ менә Динмөхәммәтов Раил Илфат улына һәм Хафизов Илгиз Нәргиз улына хатлар яздылар.
Туган авылыннан сәлам хаты алу күңелле, - бу турыда туган җирләреннән еракта хезмәт итәргә туры килгән ир-егетләр генә аңлар.
Солдатлар өчен бу хатлар күңелле сюрприз булыр дип өметләнәбез. Егетләребезнең алар белән горурлануларын һәм аларны кече Ватанда көтүләрен белүләре бик мөһим. -
10.03.2022

Балаларда бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү; әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруга йогынты ясау,тормыш кыйммәте төшенчәсе турында аң-белемне ныгыту максатыннан
5-8 сыйныфларда "Кеше тормышы-иң югары кыйммәт" темасына әхлак дәресләре үткәрелде. -
09.03.2022

Һөнәри юнәлеш бирү айлыгы кысаларында безнең мәктәптә «Азнакай политехника техникумы» вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда безнең чыгарылыш сыйныф укучыларына техникум тарихы, укыту алып барыла торган белгечлекләр турында сөйләделәр. Балаларга студентларның ялының ничек узуы турында да аңлатылып узылды. Шулай ук тугызынчы сыйныф укучылары техникум тормышы турында кызыклы фильм күрсәтелде. Очрашу ахырында балалар әлеге уку йортына керү белән бәйле һәм аны тәмамлаганнан соң эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сораулар бирделәр.
-
«Балалар күзлегеннән юл " 09.03.2022

Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен киметү максатыннан, 1-9 сыйныф укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча «Балалар күзлегеннән юл " дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Чараның максаты: балаларның юл йөрү кагыйдәләре, транспорт чаралары төрләре, юл билгеләре, юл йөрү төрләре, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту, урамнарда сакчыллык хисе тәрбияләү. Балалар зур иҗади активлык күрсәттеләр, алар кызыклы рәсемнәр генә ясап калмыйча, үзләренең «юл» белемнәрен дә тикшерделәр. Укучылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгына үз карашларын күрсәттеләр. Барлык эшләр дә бер-берсенә охшамаган индивидуаль, әмма бер уртак мәгънә белән берләшкән: юл куркынычсыз булсын өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә генә түгел, сакларга да кирәк.
-
Кино карадылар. 08.03.2022

"Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында "Волонтерлар" га багышланган конкурста укучыларыбыз катнашып, "Дуслар Клаб" кинотеатрына сертификат белән бүләкләнгәннәр иде. Шул сертификатны кулланып, укучылар "Анчартед" дип аталган маҗаралы кино карадылар.
-
«Созвездие-Йолдызлык» 07.03.2022

3 мартта «Созвездие-Йолдызлык» эстрада фестиваленең район туры төгәлләнде.
Конкурста быел 600гә якын бала катнашты, шуларның 400гә якыны йомгаклау концертында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булды. Безнең укучылар да әлеге концертта чыгыш ясап бик матур уңышларга ирештеләр -2, 3 дәрәҗәдәге диплом иясе булдылар. -
"Хуш киләсең Нәүрүз" 04.03.2022

Укучыларда халкыбызның йолаларына, гореф- гадәтләренә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү, татар халкының милли бәйрәме "Нәүрүз" турында белемнәрен киңәйтү максатыннан балалар белән матур, күтәренке кәеф тудыру уңаеннан район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Хуш киләсең Нәүрүз" дип исемләнгән күңелле чара үткәрде. Укучылар җитезлек буенча көч сынаштылар. Уеннар белән арыган балалар баллы күчтәнәч белән сыйландылар.
-
Детский телефон доверия 03.03.2022

Детский телефон доверия – 8-800-2000-122 – бесплатная психологическая помощь детям, подросткам и их родителям.
На телефоне работают опытные психологи, готовые помочь тебе решить те проблемы в твоей жизни, с которыми ты не можешь справиться самостоятельно.
Разговор с опытным специалистом может помочь:
— преодолеть плохое настроение и грусть;
— разобраться в отношениях с родителями, одноклассниками или учителями;
— лучше понять свои чувства и желания;
— обсудить личные проблемы, которыми ты не хочешь делиться с близкими людьми.
Звонок анонимный (ты можешь не сообщать свое имя), бесплатный и конфиденциальный (содержание разговора не разглашается посторонним людям).
Ссылка для скачивания рекламно-информационных материалов, разработанных Фондом поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации: https://cloud.mail.ru/public/MwuQ/9RA8P6vCs.
-
02.03.2022

Район үзәк китапханәсендә бөек шайгыйребез Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан оештырылган “Моабит дәфтәре” циклыннан булган шигырьләр конкурсына нәтиҗә ясалды. Анда безнең мәктәбебездән дә укучылар катнашты. Алар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләп видео материаллар җибәрделәр. Бүгенге бүләкләүдә алар да катнашты. Укучыларыбыз китапханәнең дипломнары һәм бүләкләренә ия булдылар.
-
Экскурсия 01.03.2022

1 марттан 31 мартка кадәр мәктәптә профориентация айлыгы башланды. Шул уңайдан 9 нчы сыйныф укучыларына «Туган як» агрофирмасына профориентация юнәлешендәге экскурсия оештырылды. Агрофирмада укучылар «Машинист-тракторчы» һөнәре һәм авыл хуҗалыгы белән бәйле башка һөнәрләр белән таныштылар. Балалар бик теләп экскурсовод сөйләвен тыңладылар һәм комбайннар, тракторларны кызыксынып карадылар.







