• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования города Набережные Челны «Детско-юношеский центр №14» / Яр Чаллы шәһәренең «14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге» муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423823, Республика Татарстан, город Набережные Челны, проспект Чулман, дом 88 (44/16)
Телефон: +7(855)-252-39-29;+7(855)-252-36-65
E-Mail: dyc_chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАУ ДО "Детско-юношеский центр №14"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Рахматуллина Наталья Анваровна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 2400
У нас учат: 37

Новости Центра

Язгы каникул күңелле үтә

Опубликовано: 31.03.2017

Безнең “Халкыбыз мирасы” берләшмәсенә йөрүче балаларның язгы каникуллары бик нәтиҗәле үтә. Балалар “Картиналар” галериясенә барып, И.Н.Крамской исемендәге рәссамнар оешмасының юбилей күргәзмәсендә булдылар. Танылган рәссамнарның  эшләре белән якыннан таныштылар.  Рәссам  Валерий Борисович Заболотников белән якыннан аралашып, аңа кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Ә 22 нче мартта берләшмәгә йөрүче Ахунҗанова Альмира һәм Вәлиева Ләйсән “Моң чишмәсе” ачык регионара татар фестиваль-конкурсында катнашып II нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Ул гына түгел, балалар белән 13 нче номерлы сәнгать мәктәбендә кунакта булырга туры килде. Анда “Татарстан-минем туган ягым” исеме астында узган концерт программасы балаларның күңелендә матур эз калдырды. Балалар анда төрле халык  уен кораллары белән таныштылар.

Ә инде 24 нче мартта, 54 нче татар гимназиясендә узган,  язгы бәйрәм – “Нәүрүз” бәйрәмендә,   балалар тамашачы булып кына калмадылар, үзләре уеннарда катнаштылар. “ Йомырка ташу”, “ Аткай“, “Язгы ташу”, “ Йомырка тәгәрәтешле” уеннары балаларга бигрәк тә ошады. Анда  алар, әкият геройлары: Убырлы карчык һәм Урман хуҗасы белән аралаштылар.

14 нче санлы Балалар – Яшьүсмерләр үзәгендә узган “ Язгы ыгы – зыгы” уеннында балалар үзләренең белемнәрен  төрле яктан сынадылар. Язгы ташу вакытында үз – үзеңне тоту дисеңме, мәкальләр җыю, табигатькә кагылышлы викторина сорауларына җаваплар бирү, язга кагылышлы җырларны искә төшерү дисеңме... Инде балаларны яңадан мәктәпләрдә укулар көтә.. Ә алда безнең, тагын да кызыклы очрашулар, вакыйгалар ...



К списку новостей