• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04)
Телефон: +7(855)-256-91-15
E-Mail: gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАУДО "ГДТДиМ №1"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Певгова Татьяна Анатольевна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 5940
У нас учат: 111

Новости

“Боз озату” йола-бәйрәме

Опубликовано: 17.03.2016

     16 нчы мартта “Нур”милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге,”Халкыбыз мирасы” фольклор берләшмәсе җитәкчесе Хәкимова Н.С.  54 нче гимназия  бинасында  2 нче сыйныф укучылары белән төрки бабаларыбыздан калган, ләкин нидер сәбәпле юкка чыгып баручы, 

 «Боз озату” йола- бәйрәме үткәрде. Татар халкында бу йола, аеруча Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында киң таралган булган, хәзерге вакытта бик сирәк очрый, шулай да соңгы елларда шәһәр һәм авылларда , шул исәптән мәктәпләрдә стильләштерелгән фольклор чара буларак уза башлады.

     Әлеге бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, йоланың шартына туры китереп  йомыркалар җыеп, такмаклар әйттеләр, төрле ачык һавада уйнала торган :“Капкалы”, “Йомырка ташу”, “Орчык чорнау”, “Әтәчле” кебек уеннар уйнап күңелләрен күтәрделәр.   Йола- бәйрәмнең “магик ягы” да бар ... Яз җитеп,елгалар боздан арынгач,авылның иң өлкән “бабае”төенчектән  бодай алып суга сибә, бу кыш буена җыелып килгән кайгы-борчу-авырулардан котылу ысулы,  бабаларыбыз элек-электән үк агымсуның начар энергитиканы алу сәләтен таныганнар. Шуңа да, татар йолаларына ниндидер юк-барга карагандай карарга кирәкми, барысының да асылында тирән мәгънә ята, моннан тыш күп кенә очракларда алар алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк.

  Мондый йола- бәйрәмнәр  уздыру киләчәктә матур  традициягә әйләнсен иде. Үз тамырларыңны белү, йола һәм гореф – гадәтләреңне өйрәнү киләчәккә өмет бирә, яшәргә көч өсти.                    


  



К списку новостей