Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
“Нәфис сүз остасы” бәйгесе
Опубликовано: 15.04.2016Җөмһериятебездә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай айлыгы” бара.
Яр Чаллы шәһәренең Иҗат сарае “Нур” милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге дә бу олуг бәйрәмнән читтә кала алмады, әлбәттә.
“Тукай- сүнмәс йолдыз” дигән исем астында күптөрле чаралар оештыру күздә тотыла.
Шуларның берсе 14 апрель көнне шәһәркүләм “Нәфис сүз остасы” шигырь бәйгесе булды. Бәйгедә 16 мәктәптән 60 ка якын укучы катнашты, бу 15, 19, 24, 29, 32, 33, 34, 37, 43, 48, 49, 51, 52, 54, 77, 79 нчы номерлы мәктәпләр. Бәйгенең максаты булып укучыларның Г. Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнүенә ирешү, татар әдәбиятына кызыксыну арттыру тора.
Аеруча, 54нче гимназиянең 1в сыйныф укучысы Сиразиева Азилә, 37нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы Рөстәмова Элина, 43нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Гыйльмеханова Айсылуларның чыгышы жюри игътибарына лаек булды. Араларында рус төркемнәрендә укып белем алучы балаларның тырыша - тырыша шигырь юлларын сөйләүләре аеруча сөендерде. Шулар арасыннан 15 нче мәктәп укучысы Иванов Артёмның чыгышын билгеләп үтми мөмкин түгел.
Тукайның шигырьләре белән бер рәттән шагыйрьгә багышланган әсәрләр дә яңгырады. Бәйгедә катнашучыларның күбесе милли киемнәрдән чыгыш ясады, бу үз чиратында укучыларга әсәрнең эчтәлеген тагын да тирәнрәк ачып бирергә, милли рух белән сугарылырга мөмкенчелек бирде.
Жюри әгъзалары күзгә чалынган кайбер җитешсезлекләргә тукталырга мәҗбүр булды. Аерым укучыларның иҗекләргә дөрес басым ясау, шулай ук әсәрнең эчтәлеген аңлап сөйләү күнекмәләре җитеп бетмәүне искәртә. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары балаларны бәйгегә әзерләгәндә шушы кимчелекләргә игътибар итсеннәр иде.
”Тукай айлыгы “ кысаларында тагын берничә эчтәлекле чара үтәчәк һәм 26 нчы апрель көнне шәһәребезнең Тукай һәйкәле янында зур бәйрәм тантанасы белән тәмамланачак.
К списку новостей








