• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04)
Телефон: +7(855)-256-91-15
E-Mail: gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАУДО "ГДТДиМ №1"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Певгова Татьяна Анатольевна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 5940
У нас учат: 111

Новости

Тукай рухы гасырлардан гасырларга күчә

Опубликовано: 26.04.2016

                Татарны милләт буларак бөтен җиһанга таныткан шәхесләр исемлегендә Габдулла Тукай исеме иң түрдә тора. Аеруча быел , шагыйрьнең 130 еллыгын бәйрәм иткән чорда һәр тараф Тукай рухы белән сугарылган.

                ХIХ гасыр ахырында бу фани дөньяга аваз салган, яшьтән үк  тормышның бөтен михнәтләрен күреп, күңеленә туган як табигатенең гүзәллеген сеңдереп, хәтфә чирәмнәрдә тәгәрәп, был-был  тавышларына кушылып зар җырлап үскән кечкенә Апуш- булачак бөек шагыйрь Габдулла Тукайның бу дөньяга кыска вакытлы сәяхәте шулай башланып китә.

               Зур шагыйрь бәхетле була алмый ул диләр, бу чыннан да шулайдыр. Ходай биргән олы талант өчен ятимлек, ялгызлык, ячы язмыш белән мәһер түләргә туры киләдер шагыйрьгә. Юлында ярдәм кулы сузучылар булмаса, язмыш 9 яшьлек кечкенә Апушны Урал- тау итәгенә сыенып утырган Җаек шәһәренә илтеп урнаштырыр идеме икән?

Шушы шәһәрдә Тукай гарәп, фрасы, төрек, рус әдәбияты белән таныша, беренче шигырьләрен яза, җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче, шагыйрь буларак формалаша.

              ХХ нче йөз башында үлемсез әсәрләрен язып, гасырлар буе изелеп, кимсетелеп яшәгән “мискин” халкын соңгы сулышына кадәр яктылыкка, гыйлемгә өндәп каләмен  тибрәтү һәм мәңгелеккә калыр өчен Казанга юл тота...

              Менә инде ХХI гасырга аяк бастык, ләкин Тукай исеме бүген дә халык күңелендә, шигырьләре халык телендә. Шагыйрьгә бирелгән кыска гына гомер эчендә иҗат ителгән 6 томлык әдәби мирасы менә инде бишбуын татар милләтен берләштереп, рухи көч биреп тора.

              Шәһәребезнең 1 нче номерлы Иҗат сарае канаты астында эшләп килүче “Нур” милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге яшь буында матур әдәбият үрнәкләренә нигезләнеп  милли үзаң, телгә, халыкка карата горурлык хисләрен тәрбияләүне үзенең төп бурычы дип танып,  ил күләмендә барган юбилей чараларыннан читтә кала алмады. Апрель аенда укучыларны, укытучыларны, язучыларны, артистларны , мәгариф эшлеклеләрен җәлеп итеп , бер-бер артлы күркәм чаралар оештырды.  25 нче апрельдә узган йомгаклау тантанасында барлык чараларга нәтиҗәләр ясалды.

             Ә, Тукай исемле мәһәбәт кораб барлык ак җилкәннәрен җилфердәтеп иҗат дәръясында тирбәлә, киләчәк гасырларга таба юл ала...



К списку новостей