Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
“Тукайга чәчәкләр китерик...!”
Опубликовано: 26.04.2016
Очты донья читлегеннән тарсынып күңелем кошы,
Шат яратса да җиһанга ят яраткан раббысы....
Ят яраткан? Юк, ят яратмаган Тукайны Раббысы. Буген 130 еллык бәйрәмен каршы алганда һәр татар күңеле белән Тукайга омтыла, Тукайны искә ала икән - ят яратмаган Ходай Тукайны. Еллар, чорлар, гасырлар аша хәтеремдә терелтергә телим сине Тукай! Һәр елдагыча ничәмә мең татар халкы бөек улын данларга, искә алырга төрле төбәкләрдә урнашкан Тукай һәйкәлләре янына җыела. Мондый бәхет әлбәттә Яр Чаллы шәһәре халкына да елмайды. 2011нче елның 22нче ноябрь аенда ачылган әлеге һәйкәл барлык әдәби кичәләр үткәрү урынына әверелде.
Быел да, 26 нчы апрельнең кояшлы иртәсендә, Тукай һәйкәле чәчәкләргә күмелде. Бәйрәм көн буена сузылып, ачылу тантанасын оештыру “1 нче санлы балалар һәм яшьләр иҗат сарае”ның “Нур”мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү бүлегенә тапшырылды. Бәйрәмне бүлекнең педагог оештыручысы Әминова Илүзә Флүс кызы һәм 58 нче мәктәпнең педагог оештыручысы Фаттахов Рөстәм Рафис улы матур эчтэлектэге шигырьләр белән һәйкәл янына килгән укучыларның чыгышларын аралаштырып алып бардылар. Шунсы куанычлы чыгыш ясаучылар арасында рус милләтеннән булган балалар да бар иде. Алар саф татар телендә Тукайның әсәрләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгыраттылар. Тантана Тукай һәйкәленә чәчәк салу белән тәмамлана.
Г.Тукай һәр татар кешесенең җанында яши. Аның рухы сабый чактан ук җаннарыбызга сеңгән.Аның йөрәк җылысы салынган шигъри юллары, ул калдырган иҗат мирасы - безнең горурлыгыбыз.
К списку новостей








