• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04)
Телефон: +7(855)-256-91-15
E-Mail: gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАУДО "ГДТДиМ №1"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Певгова Татьяна Анатольевна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 5940
У нас учат: 111

Новости

“Бәллүр бишек” фольклор бәйгесе

Опубликовано: 24.05.2016

Фольклор - халыкның үткәнен һәм бүгенгесен, кыйбласын һәм яшәү рәвешен, әхлагын һәм фәлсәфәсен чагылдырган, хис-тойгыларын, уй-фикерләрен җыр-моң һәм гореф-гадәтләре аша тасвирлап, буыннан-буынга тапшыра алган иң бөек казанышларның берседер, мөгаен. Һәрбер халыкның фольклоры үзенә шул милләтнең аңын, карашын һәм борчуын сыйдырган. Гомумән, нинди генә милләтне алсак та, аның тарихы, яшәү кыйммәтләре аның фольклорында чагыла. 24 нче май көнне “Нур” милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге үткәргән “Ачык региональ балалар фольклор конкурсы” моны ачык дәлилли. Конкурска килгән фольклор коллективлары төрле милләт фольклорының байлыгын, үзенчәлеген, кабатланмас булуын тагын бер кат исбатладылар. Араларында “Чишмәкәй” иҗат берләшмәсе алып килгән “Сабантуй” җырлы-биюле сюита  татар халкының күркәм бәйрәменең барлык нечкәлекләрен ачып бирүе, башкару осталыгы, костюмнар байлыгы һәм катнашучылар саны егермедән артык булуы белән таң калдырды. “Халык җырлары, бәет, мәнәҗәтләр башкаручы” номинациясендә чыгыш ясаучы Алина Сага сайланылган репертуары, тавыш мөмкинлекләре югары булуы белән тамашачы күңелен яулады. Зур әзерлек белән, бәйгегә җаваплы караган коллектив җитәкчеләренең эшчәнлекләрен дә уңай бәялисе килә.

 

 

Бәйге булгач, әлбәттә, җиңү-җиңелүләрсез булмый. Бәйгенең башыннан азагына кадәр үзенең гадел хөкеме, урынлы кисәтүләре, иҗади үсешкә этәргеч ясаучы киңәшләре белән бәйгене тагы да мәгънәлерәк иткән, Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәсәйнең театр эшлеклеләре берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Минһаҗева Зөләйха Мөхит кызының жюрида булуы да бәйгенең дәрәҗәсен тагы да югарырак күтәрде. “Бәллүр бишек” яшәргә тиешле бәйге, аның киләчәге бар!”,- диде ул бүләкләү мизгелләрендә. 



К списку новостей