Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
Чаллыда “Чәчәкләр бәйрәме”
Опубликовано: 02.09.2016Ямьле җәй айлары үзенең эссе көннәре белән быел аеруча куандырды.Җәй айларынын күңелле мизгелләре, кояшның назлы нурлары сүрелергә дә җитешмәде, шәһәр халыкын сөендереп, ел саен түземсезлек белән көтеп алына торган “Чәчәкләр бәйрәме” үтте - бу Татарстан Республикасы көненен бәйрәм иткән мәлнең иң күркәм бер чарасы дип әйтсәк тә ялгыш булмас.Быел бәйрәм башка еллардан аерылып торды, чәчәк композицияләре Азатлык мәйданында түгел, мәхәлләләр эчендә урнаштырылды һәм төрле номинацияләр буенча бәяләнде: “Иң яхшы ишегалды”,”Иң яхшы чәчәклек” һәм башкалар. Бу чара 11 августан 22 сенә кадәр дәвам итте һәм җиңүчеләрне игълан итеп, бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Шул ук вакытта кеше күзенә күренмичә генә, ләкин шулай да бик драматик сюжет буенча - “ иң яхшы маскарад костюмы” һәм “ чәчәкләр патшабикәсе” номинацияләрен эченә алган бәйге узды.Нигезләмәгә таянып быелгы конкурсның темасы “Лилия чәчәге”дип игълан ителде.Бәйгедә катнашучылар үзләренең костюмнарын презентларга , жюри әгъзаләренең сорауларына җавап биререгә тиеш булдылар. Берсеннән - берсе чибәр кызлар уштан яздырырлык киемнәрен төрле отышлы яктан күрсәтергә тырыштылар һәм әлбәттә, һәркем җиңәргә, башкалар алдында сынатмаска омтылды.
1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сарае канаты астында эшләп килүче “Нур”милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге быел бу бәгедә тәүге тапкыр катнашты – “Замана” театр студиясе кызлары- Яруллина Алина, Переведенцева София, Авзалова Алия- җитәкчеләре Зөлхәбирә апалары салган шөгыль күнекмәләрен жюри әгъзаләре хөкеменә тәкъдим иттеп , костюмнарын яклап , уңышлы гына чыгыш ясадылыр, тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителделәр. “Катнашу өчен “ дигән дипломга гына лаек булсалар да,күңелләрен төшермәделәр, спонсорлар тапшырган бүләкләргә кәнәгать булып, киләчәктә һичшиксез җиңәрбез дип, ата-аналарын, әзерләгән остазларын куандырып таралыштылар. Барчабызга да хәерле алтын көзләр теләп, киләсе бәйрәмнәргә кадәр дип хушлашабыз.
К списку новостей








