Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!
Опубликовано: 10.10.20161 нче балалар һәм яшьләр иҗат сарае “Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше яклы” дип аталган республикакүләм акциясендә катнашып, төрле-төрле күркәм чаралар үткәрә, укучылар тематик коллажлар ясыйлар, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашалар.
5 нче октябрьдә 52 нче мәктәп базасында эшләп килүче “Җырлы-биюле уеннар” фольклор берләшмәсенә йөрүче балалар “Олимпиада балачактан башлана” дип исемләнгән спорт чарасына җыелдылар.Төле конкурслар, кызыклы эстафета балаларның күңеленә хуш килде. Яшьтәшләре алдында берәүнең дә сер бирәсе килмәде , төркемен җиңүчеләр рәтенә чыгару теләге, балаларга көч бирде, алар бергәләп фотога төштеләр, кич буе ата-ана, әби-бабаларына үткән чара турында бик кызыксыну белән сөйләп бирделәр. Бу әлбәттә, үз чиратында баланың гаилә әгъзалары белән бәйләнешен тирәнәйтә, бер-береңне аңлауны җиңеләйтә.
Белем бирү йортларында үткән чаралар белән бер рәттән, гаиләдә алган тәрбия чаралары- болар барысы да балаларда сәламәт яшәү рәвешенә этәргеч ясый. Балалар физик күнегүләрнең кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясавы турында белемнәрен киңәйтәләр, сәламәтлеккә зыян ясый торган күренешләр белән танышалар. Гаилә, мәктәп, өстәмә белем бирү оешмалары кулга-кул тотынып эшләгәндә генә киләчәктә төрле яктан уңышлы, сәламәт буен тәрбияли алачакбыз.
К списку новостей








