• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04)
Телефон: +7(855)-256-91-15
E-Mail: gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАУДО "ГДТДиМ №1"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Певгова Татьяна Анатольевна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 5940
У нас учат: 111

Новости

Барысы да «А» хәрефеннән башлана...

Опубликовано: 13.10.2016

Чынлап та бит, тормыша күп нәрсә “а” хәрефеннән башлана бит - ана, ата, апа, абый, азан... Алфавитта да бит бу хәреф иң беренче тора- иң элек шушы хәрефтән  укытучы баланы иҗекләп укырга, пөхтә итеп язарга өйрәтә - зур, катлаулы тормыш юлына алып чыга. Үз гомерен балалар укытуга багышлаган кешеләр әлбәттә, бик күп - шулар арасында Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 95 яшен тутырган  Гөлсем Хабибулла кызы Биктимирова да бар.

   Без “Нур” милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Өлкәннәр көне уңаеннан Гөлсем апа һәм аның кызы Зәвия апаларда кунакта булып кайттык. Бик олы яшендә булуына да карамастан аек акыллы, яхшы хәтерле, үзенең бу тормышта дөрес яшәгәнлегенә инанган , бар нәрсәдән дә кәнәгать , выкытында бишнамазын укыган, шул ук вакытта бүгенге тормыш яңалыклары белән дә кызыксынып, танышып барган , олы күңелле –чын татар әбисе каршы алды безне. Гөлсем апа үз башыннан үткән катлаулы , шул ук вакытта яшьләргә генә хас дәртлелек белән комсомол хәрәкәтен оештырып йөрүе, районнан килгән яшь инструктор - Гордан Хаммат улы белән танышып, уртак тормыш корып җибәрүләре, авыр сугыш еллары, балалар укытуга багышланган тормыш юлы турында да, бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Без Гөлсем апаның ушлылыгына, тормыштан бер генә дә туймаганлыгына, ике сүнең берсендә укыткан укучыларың исемнәрен  искә төшереп алуына сокланып, горурланып утырдык. Ходай сезгә исәнлек- саулык бирсен, безнең арада тагын күп еллар яшәргә язсын.Амин.



К списку новостей