Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
Авылларда гөрли каз өмәсе...
Опубликовано: 31.10.2016Нәкъ менә шул сүзләр белән башлана татар халкының танылган җыры. Элекке заманнарда җир өсте бераз туңдырып кырпак кар төшә башлауга, авылларда каз өмәләре гөрли башлаган. Аулак өйләрдә яшь киленнәр, әби-апалар, җитлеккән кызлар барысы да ярыша-ярыша каз йолкыганнар. Хәзерге заман балаларына исә боларның барысын да рәсемннәрдән генә күрсәтеп сөйләргә, әбиләребез истәлекләрен яңартырга гына калды. Ә менә “Нур” милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге укытучылары чын мәгънәсендә шул чорларга кайтып килү мөмкинлеген тудырдылар. Яңа сулыш белән кабаттан үз ишекләрен ачучы тарих һәм этнография музеенда “Әбиемдә аулак өй” исеме астында уздырылучы интерактив мастер-класс балаларны бер мизгелгә әби-бабаларының көнкүрешенә алып кайтты. Монда бар да шул чорны хәтерләтә: барлык шартын китереп җиһазландырылган татар ызбасы да, көнкүреш хезмәт кораллары да, эш һәм бәйрәм киемнәре. Музей буйлап кызыклы һәм бай эчтәлекле экскурсия, “Май канаты ясау” исемле мастер-класс белән дәвам итте. Музей җитәкчесе Хакимова Нәфидә Сабирҗан кызы канат суеру серенә төшендерде һәм һәр бала май канаты ясап карау бәхетенә иреште. Нәкъ каз өмәсендәге шикелле очрашу тәмле коймак авыз итү белән төгәлләнде. Шунсы куанычлы, музейга килгән һәр бала үткәне белән кызыксына, сорау арты сорау яудыра. Көзге каникулның беренче көне булуга карамастан килүче укучылар саны 70тән артып китте. Мондый очрашулар һәм кызыклы мастер-класслар алга таба да булыр дип ышандырып калабыз.
К списку новостей








