Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
"Мин-Россия" викторинасы
Опубликовано: 01.11.2016Уку елы яңа гына башланган иде кебек, ә менә инде көзге каникуллар җиткәнен сизми дә калганбыз. Безнең балалар иҗат сараенда исә балаларның ялын файдалы һәм күңелле үткәрүнең барлык серләрен беләләр. Каникулның беренче көненнән үк төрле тема астында дистәләгән чара, кызыклы очрашулар, күргәзмә залында, этнография һәм хәрби музейларда экскурсияләр, мастер-класслар оештырылды. Биредә һәр бала үзенең яшенә һәм кызыксынуына туры килердәй шөгыль тапты. Шундый чараларның берсе, 31нче октябрь көнендә “Гном” кинотеатрында узды. “Мин- Россия” дип исемләнгән әлеге викторинада шәһәребез мәктәпләренең 7-8нче сыйныф укучылары катнашты. Чараны “Нур” милли мәдәниятне һәи сәнгатьне өйрәнү бүлеге белән “Кредо” бүлеге укытучылары оештырды. Викторина ике турдан торып, эчтәлеге буенча Россия һәм Татарстан тарихы битләреннән кызыклы фактлар, легендалар, истәлекле даталарны яктыртты. Барысы 31 мәктәптән 187 укучы катнашып, кызыклы викторинада көч сынаштылар. Ярыш булгач җиңүләрсез булмый инде:
1нче урын – 58нче мәктәп,
2нче урын – 78нче лицей,
3нче урын – 57нче мәктәп укучылары яулады.
Катнашучы мәктәпләргә зур рәхмәт һәм күңелле яллар телибез.
К списку новостей








