• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04)
Телефон: +7(855)-256-91-15
E-Mail: gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАУДО "ГДТДиМ №1"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Певгова Татьяна Анатольевна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 5940
У нас учат: 111

Новости

Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә…

Опубликовано: 18.11.2016

Татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның нәкъ шушы шигъри юллары белән башлады үз сүзен “Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваль-бәйгесе жюри председателе, язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәгать эшлеклесе, Республиканың М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, “Салават күпере”, “Сәхнә” журналларының баш мөхәррире Зиннур  Хөснияр. Чыннан да  бар күңелен тудырган образына биргән, сәхнәне яраткан, тамашачыларны тойган, актёрлык сәләтләре ачык күренеп торган театр коллективларын бергә җыйды “Сәйяр” театр фестивале. Бүген, ягъни 18нче ноябрь көнендә исә “1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае”нда  аның Яр Чаллы зона этабы узды. Әлеге этапта 8 районнан 12 театр коллективы, барысы 96 бала катнашты. Араларында татар драматургиясенә нигез салучы, язучы Галиәскәр Камал, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчурин кебек күренекле авторларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерүче коллективлар белән беррәттән, исемнәре әлегә таныш булмаса да искиткеч сәхнә әсәрләре иҗат иткән гади укытучыларның иҗат җимешләрен дә күрергә туры килде. Балаларның уйнау осталыгы, сәхнә культурасы, теге яки бу образны ачуда иҗади якын килү, тел байлыгы абруйлы жюри әгъзаларын таң калдырды. Бәйге чын мәгънәсендә зур бер бәйрәмгә әверелде. Бәйрәм булгач, әлбәттә, бүләкләрсез булмыйдыр. Һәр театр коллективы “Мактау грамота”сы һәм истәлекле бүләкләр: “Сәхнә” журналының соңгы саны, “Көмеш кыңгырау” балалар журналы, шулай ук Зиннур Хөсниярның “Хуш авылым” китабы белән бүләкләнделәр. Зона этабын узган коллективларның финал чыгышларын 8нче декабрь көнне Кәрим Тинчурин театрында күрергә мөмкин булачак. Ә хәзергә нәтиҗәләр көтәсе генә кала. 



К списку новостей