• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04)
Телефон: +7(855)-256-91-15
E-Mail: gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАУДО "ГДТДиМ №1"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Певгова Татьяна Анатольевна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 5940
У нас учат: 111

Новости

Матурлык, гаилә һәм талант бәйрәме!

Опубликовано: 16.12.2016

Нихаять ул көн килеп җитте! Әйе, әйе, нихаять дим, чөнки бу көнне балалар ниндидер бер бәйге кебек түгел, ә зур бәйрәмгә әзерләнгән төсле көттеләр. Сүзем “Татар кызы 2016 нәни энҗеләр” бәйгесенең финал туры турында. Бәйге башлангыч сыйныфлар арасында тәүге тапкыр үткәрелүгә карамастан бик киң җәелеш тапты. Барысы шәһәребезнең 42 мәктәбеннән берсеннән берсе талантлы, уңган, татар телен камил белгән укучы кызларыбыз катнашты. Бәйгедә мәктәпкәчә балалар арасында уздырылучы “Татар кызы”нда ныгыган кызлар белән бер рәттән, әле тәүге адымнарын сәхнәгә атлаучы укучыларыбыз да бар иде. Финал турына иң-иңнәр дип табылучы 10  кыз узып 15нче декабрь көнендә алар бер сәхнәдә очраштылар. Бу көн искиткеч чыгышлар, кызыклы очрашулар, кайнар котлаулар, матур сүзләр, бүләкләр һәм балаларның шат авазларына бай булды. Бәйгенең төп темасы булган “Нәсел җебем”сүзтезмәсе бәйгенең буеннан буена, һәр финалистның чыгышында чагылып үзенә бертөрле бербөтен хасил итте. Нинди генә талантлы гайләләр, һөнәр ияләре ачмадык без бу бәйге барышында?! Катнашкан кызларыбыз белән беррәттән аларны әзерләүче укытучыларын да билгеләп үтәсе килә. Талантлы бала бер мәсьәлә, ә аны тиешле дәрәҗәдә әзерләү әлбәттә укытучыларның зур хезмәте. Бер тында каралучы әлеге бәйгенең нәтиҗәләре дә билгеле. “Татар кызы 2016 нәни энҗеләр” бәйгесенең төп җиңүчесе 29нчы гимназиянең 4нче сыйныф укучысы Ләйлә Әхмәтова.

Бәйге түгел, ә матурлык, гаилә һәм талант бәйрәме булды бу. Киләсе елларын гына көтәсе калды. 



К списку новостей