Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
"Сәхнә көзгесе" киңлегендә...
Опубликовано: 28.02.2017Ел әйләнәсендә балалар өчен нинди генә төр бәйрәмнәр, бәйгеләр үткәрелми?! Кайсын гына карасаң да, алар балаларының һәръяклы үсешен күздә тотып уздырыла. Шулар арсында менә инде унберенче тапкыр үткәрелүче “Сәхнә көзгесе” Төбәкара татар балалар милли театр фестивален әйтми мөмкин түгел. Балаларның иҗади мөмкинлекләренә киңлекләр ачучы, аларның талантларын тагы да үстерүче, күпмедер алга таба үз юлын сайлауда юнәлеш һәм этәргеч бирүче әле бәйге быел да 27-28нче февраль көннәрендә театр сөючеләрне бергә җыйды.
Шәһәребезнең 40 белем бирү һәм мәктәпкәчә белем учреждениеләреннән шулай ук Татарстан Республикасының 12 муниципаль районыннан- Азнакай, Әгерҗе, Зәй, Яшел Үзән, Әлки, Түбән Кама, Тукай, Кукмара, Питрәч, Мөслим, Биектау, Лениногорск һәм Казан шәһәреннән барлыгы 75 театр коллективы, 400дән артык бала үз осталыкларын күрсәтте.
Аларның чыгышларын абруйлы жюри: Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары, Татарстан Республикасы халык артистлары Гөлүсә Гомәр кызы Гәйнетдинова һәм Булат Нуретдин улы Сәләхов бәяләде. Чыгышларның елдан-ел профессионал дәрәҗәсенең үсүе, нәни артистларның камилләшә баруы, ләкин шуның белән бер рәттән күренешләрнең эчтәлек байлылыгы һәм режиссёр күзлегеннән караганда бераз ярлы булуын да ассызыклап үттеләр. Коллективлар арасында костюмнарга зур игътибар биргән, бөтен шартын китереп декорация әзерләгән, музыкаль бизәлеш ягына игътибар иткән коллективларның күп булуы сөендерә.
Ике көнгә сузылган әлеге бәйге барлык театр коллективларын бергә җыйган бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
К списку новостей








