Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
Дельфиннар белән бию...
Опубликовано: 15.05.2017Шәһәребездә тирә-якка даны таралган Дельфинарий барлыгын белсәк тә, әллә вакыт җитмәү, әллә җай чыкмау сәбәпле, хич кенә дә барып карауга ирешә алмадык. Ләкин шәһәребез профсоюз оешмасы тарафыннан ташламалы билетлар алу оештырылуны белгәч, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыру ярамый иде билгеле. Иҗат сарае профсоюз оешмасы әгъзалары алдан көнен һәм вакытын сөйләшеп, группа туплап, билгеләнгән вакытка Дельфинарийга җыелдык.
Тамаша бирегә килгән бер генә кешене дә битараф калдырмады. Яшь сабыйлардан алып, инде лаеклы ялда булган абый-апалар да үзләренең хисләрен яшереп кала алмадылар. Тюлень, белуха һәм дельфиннарның трюклары, тренерларының алар белән эшләү осталыклары әлбәттә искиткеч. Әлеге җан ияләренең биюләрен караганда үзең дә ирексездән күңелең белән биисең, йөзләрдән шат елмаю китми. Иҗат сарае исеменнән килгән 70тән артык тамашачының күңелендә әлеге күркәм тамаша бик озак сакланыр дип ышанабыз. Мондый мөмкинлек биргән профсоюз оешмасына зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
К списку новостей








