Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
Каникуллар...яхшырак тагын нәрсә бар?!
Опубликовано: 28.07.2017Кайсы гына баладан сорасаң да, җәйне ни өчен көтеп аласың - дип, әлбәттә инде каникуллары өчен, дигән җавапны көт тә тор. Өч айга сузылган ялларның менә инде икенче ае да ахырына якынлаша. Күпме матур хәтирәләр, кызыклы очрашулар, мавыктыргыч уеннар белән истә калыр ул.
Ә менә ул истәлекләрнең никадәр якты булуы әлбәттә без - өлкәннәрдән тора. Балаларның ялларын оештыруда нинди генә алымнар кулланылмый: мәктәп яны ял һәм хезмәт лагерьлары, республикабызның төрле почмакларындагы ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, төрле клублар, уен мәйданчыклары. Шундый мәйданчыкларның берсе безнең 1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае ишегалдында да оештырылды. «Cocktail» музыкаль театрында шөгыльләнүче аниматор кызлар ачып җибәргән әлеге тамашага тирә-якта һава сулап, уйнап йөргән барлык балалар да килеп кушылды. Якын-тирә мәктәпләрдән килгән укучы балалардан алып, каникулга шәһәребезгә килгән кунаклар да үзләренең күңеленә хуш килердәй уенда катнашып, ярышып бүләкләр алу бәхетенә ирештеләр. Уеннар арасында ярышлар да, кызыклы театральләшкән импровизацияләр дә, биюләр дә булды. Чарага килгән һәр бала кәнәгать калды.
К списку новостей








