Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
“Сәйяр”балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестивале
Опубликовано: 12.11.201829 нчы гимназия бинасында “Сәйяр”балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестивале булып узды. Без анда “Су буенда-кичке уен” әсәрен сәхнәләштердек. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнен яшь чакта уйнаган уеннарын, татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнеп, үзебез сценарий яздык. Кичке уен бик күңелле, әти-әниләребезнең тормышын өйрәнү безгә бик кызыклы булды. Без үзебезнең Яр Чаллы шәһәре, беренче санлы шәһәр балалар һәм яшьлэр ижат сарае “Замана” театр түгәрәгендә, житэкчебез Зөлхэбирэ Абделхаевна Закирова белэн берлектэ, төрле язучыларның әсәрләрен өйрәнеп сәхнәләрдә чыгыш ясыйбыз. Безгә “Салават күпере “, “Сәхнә” журналлары бу эштә бик ярдәм итә. Быел да без театр түгәрәгенә йөрүчеләр шул басмаларга бик теләп язылдык. Киләчәктә үзебез язган шигырь, хикәяләр, сценарийларны элеге бассмаларда күрербез дип өметләнәбез. Шундый матур фестивальне оештыручыларга, бигрәк тә Зиннур Зыятдин улы Хөсниярга зур рәхмәт әйтәсебез килә. Чөнки мин театрга гашыйк кеше. Шундый зур фестивальләрдә чыгыш ясау, минем өчен, үзе зур бер мәртәбә. Фестиваль озын гомерле булсын, талантлы балалар елдан-ел артып торсын.
Яр Чаллы шәһәре, беренче санлы шәһәр балалар һәм яшьлэр ижат сарае “Замана” театр түгәрәгендә укучысы Азилә Сиразиева.
К списку новостей








