• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04)
Телефон: +7(855)-256-91-15
E-Mail: gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАУДО "ГДТДиМ №1"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Певгова Татьяна Анатольевна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 5940
У нас учат: 111

Новости

«Туган ягым – яшел бишек»

Опубликовано: 03.02.2015

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган татар гимназияләре җитәкчеләренең республика киңәшмәсе 29 нчы гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре Башкарма Комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» базасында узды.

Киңәшмәдә гимназия укучыларын төрле яктан үстерү өчен тудырылган мөмкинлекләр белән таныштыру барышында Муниципаль автоном балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе «1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае» өстәмә белем бирү педагогы, мин Мухамадиева Дилә Мирмөҗәһит кызы, кунакларны «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән программамның эшчәнлеге белән таныштырдым.

Киңәшмә кунакларына мин әлеге программа буенча балаларга әхлак һәм хезмәт тәрбиясенең матур үрнәкләре, тирә-яктагы табигать, үз яшьтәшләре турында мәгълүмат тупланган кечкенә күләмле сайтлар – интернет-проектлар төзүне тәкъдим итүем турында белдердем. Чөнки хәзерге чорда балаларда интернет челтәре мәгълүматләре белән куллану культурасын үстерү: үз фикерләрен белдерә белергә, интернет челтәреннән әһәмиятле мәгълүматны табып, яхшы мәгълүматны яманынан аера белергә өйрәтү мөһим. Шуңа күрә, алдыма куелган бурычларымның берсе – баланы мөстәкыйль рәвештә интернет челтәре белән зыянсыз эшләргә өйрәтү, дип ачыклап киттем.

Сайт белән эшләүнең башлангыч чорында түбәндәге эш алымнары тәкъдим ителә: «Төп теманы өлешләргә бүлү», «Бу өлешләр арасында логик бәйләнешләрне табу», «Иң төп фикерне аерып чыгару», «Сайт төзү һәм шуңа нигезләнеп, тупланган мәгълүматның эчтәлеген һәм төзелешен сөйләп күрсәтү». Шул ук вакытта психологик аспект та, ягъни балаларны татар телендәге мәгълүматләр чыганагы белән кызыксындыру аша, аларда актив рәвештә фикер алышу теләген тудырыру, туган телгә карата хөрмәт, ярату хисе уяту да күз алдында тотыла.

 

Автор: Мухамадиева Д. М.



К списку новостей