• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04)
Телефон: +7(855)-256-91-15
E-Mail: gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАУДО "ГДТДиМ №1"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Певгова Татьяна Анатольевна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 5940
У нас учат: 111

Новости

Балалар язучысы Рәшит Гафар улы Бәшәровка багышланган кичәнең исеме «Балачак иленнән»…

Опубликовано: 09.02.2015

 Балалар язучысы Рәшит Гафар улы Бәшәровка багышланган кичәнең исеме «Балачак иленнән» дип аталган иде. 2015нче елның 6 феврале конне Шәһэр балалар һэм яшүсмерлэр иҗат сараенда уздырылган кичә максатына тулысынча иреште.

«Тагын кышлар, тагын язлар,

Тагын жәйләр житәчәк,

Чуар күбәләк булып,

Көзләр җилфердәячәк»,-  дип башланды бу кичә.

Шәп әсәрләр картаймый, диләр. Әсәрләрен генэ түгел, үзләрен дә олыгаю, картлык галәмәтләре читләтеп үтә торган әдипләрнең берсе- Рәшит абый инде. Ул иҗатка балачак иленнән килгән, балачак илендә гөмер кичерә, иҗат итә. Хәтта сөйлэшүен, килеш-килбәтен, холкын читтән күзәтеп торсаң, үзеңдә үк, балалык, үсмерлек чаткылары күрергэ була.

1номерлы ШБһЯИС ның концертлар залында татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Эдуард Касыймов, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге буләклэр иясе,Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге булэк лауреаты -Рэшит Бәшәр ижатына гашыйк тамашачылар:укучылар, әти-әниләр, кунаклар, жыелды.

Геройнын биографиясен, иҗат юлын күрсәткән бу кичә барлык килгән халык күңелендә озак сакланачак. Чөнки бу кичәгә балалар бик тырышып  алдан ук әзерләнделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен ятлап шәһэркүлэм бәйгедә катнаштылар, аның сүзләренә язылган җырларын өйрәнделәр. Ә инде менә бу көнне, балаларның иң уңганнары автор алдында чыгыш ясадылар. Һэр чыгыш узенчә күркәм булды:13 нче музыка мәктэбенең җырчылары һэм «Чәкчәк» бию коллективы, «Шаянкай» 4нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, 19нчы,21нче 35 нче, 47нче мәктәп,54гимназия укучылары хэм башкалар.  .

Безнең ШБһЯИСның «Нур» булеге педагоглары Хәкимова Нәфидә Сабирҗан кызы белэн Миркасыймова Хәмдия Гәделхәй кызы декабрь аенда Рэшит Бәшәр иҗатына  багышланган шигырь бәйгесен оештыруга, инде хәзер «Халкыбыз мирасы» берләшмәсенә йөруче балаларны сәхнәгэ, чын мәгънәсендә артистлар итеп әзерләүгә күп көч куйдылар. Рәшит абыйның шигырьләрен укыганда барлык тамашачы балачак иленә бөтерелеп кереп киткәнен сизми дә калды. Ә инде «Мин бит татар малае!» шигырен сөйләгәндә күңел горурлык белән тулды.

Рәшит абый! Ижатыгыз өчен, татар телегез өчен сезгә зур рәхмәт. Юбиллеегыз белән Сезне! Сәламәт булып, иҗатыгыз белән яшь буынны сөендереп, яшэү дәрте биреп озак итеп яшәгез!

 

ШБхЯИСынын «Нур» мили мэдэниятне хэм сэнгатьне ойрэну булеге методисты Шэйдуллина Г.Х.

 

 



К списку новостей