Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
«Туган ягым – яшел бишек» берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар мәктәп конференциясендә Интернет-проектларын якладылар
Опубликовано: 16.02.201513 нче февраль көнне Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»дә башлангыч сыйныф укучылары конференциясе узды.
Муниципаль автоном балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе «1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае» «Туган ягым – яшел бишек» берләшмәсендә шөгыльләнүче 16 бала конференциядә катнашып проектларын якладылар. Шулар арасында 10 бала Интернет-проектлар белән чыгыш ясап җиңүгә иреште:
I урын – «Children's theaters of Tatarstan» Интернет-проекты http://tatarstankidtheatre.jimdo.com/ авторы Ризатдинова Мәрьям (8 яшь).
II урын – «Алтын компьютер» Интернет-проекты http://goldcomputer.jimdo.com/ авторы Шарафеев Айнур (10 яшь).
III урын – «Техника» Интернет-проекты http://tehnika.jimdo.com/ авторы Шаехмитов Шамиль (9 яшь).
III урын – «Сабан туе тарихы» темасына презентация авторы Нурисламова Алия (8 яшь).
Интернет-проектлар белән эшләү барышында балалар түбәндәге эш алымнарын кулланды: «Төп теманы ачыклау», «Төп теманы өлешләргә бүлү», «Бу өлешләр арасында логик бәйләнешләрне табу», «Иң төп фикерне аерып чыгару», «Сайт төзү һәм шуңа нигезләнеп, тупланган мәгълүматның эчтәлеген һәм төзелешен сөйләп күрсәтү». Татар телендәге мәгълүматләр чыганагы белән эшләү, актив рәвештә фикер алышу, балаларда туган телгә карата хөрмәт, ярату хисе уята.
Автор: «Туган ягым – яшел бишек» берләшмә җитәкчесе –Мухамадиева Д. М.
К списку новостей








