Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
“Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән интеллектуаль уен бәйгесе
Опубликовано: 02.04.2015Чаллы шәһәренең Муниципаль автоном балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе «1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае» каршында 2008–2009 уку елыннан башлап балалар өчен «Туган ягым – яшел бишек» интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләр программасы эшләп килә.
2009 елда Программаның сайты http://yashel-bishek.ucoz.ru/ төзелеп, «Белем җәүһәрләре», «Татнет йолдызлары» интернет-проект бәйгеләрендә I дәрәҗә Дипломнар яулады һәм «Белем җәүһәре - 2013» дәрәҗәсенә лаек булды. 2013 елда «Татар иле» социаль челтәрендә «Туган ягым – яшел бишек» төркеме теркәлеп онлайн тавыш бирү системасы булдырылды.
2014-2015 уку елында да, язгы каникуллар вакытында, 25 март көнне 1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән интеллектуаль уен бәйгесе узды. Бәйгедә шәһәребез мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары, 7-11 яшьлек балалар катнашты.
Табигать темасына багышланган әлеге бәйге балаларда табигать күренешләрен игътибар белән күзәтеп, аңа ихтирам белән карау кебек әһәмиятле тойгыларны тәрбияләү максатыннан оештырылып татар телендә үткәрелә. Шул исәптән балаларның тел байлыгын үстерүгә һәм өйрәнүгә дә кызыксыну уята.
Уен ахырында балалар, командаларының исемен яклап, барлык кунаклар каршында тагын бер кат чыгыш ясадылар. Уен барышында балаларда мөстәкыйльлек, төркемләшеп эшләү, билгеләнгән эшкә җаваплылык хисе тәрбияләнде.
«Туган ягым – яшел бишек» интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләр авторы һәм җитәкчесе: Мухамадиева Д.М.
К списку новостей








