Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
| Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
| E-Mail: | gcdt1_chelny@mail.ru, 5187000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 5940 |
| У нас учат: | 111 |
Новости
“Нур” Яңа ел кунакларын каршылый...
Опубликовано: 11.01.2016Шау-гөр килеп, чыршыда эленеп торган шарлары белән ялтырап, Яңа ел тамашалары үтеп тә китте. Бала-чаганың каникулларының да ахыргы көннәре якынлашып килә.Алай да, балалар бәйрәмнәр белән хушлашырга ашыкмыйлар, аларны әле “Шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда” мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнүче “Нур” бүлеге педагоглары тарафыннан оештырылган , бик серле һәм кызыклы “Убырлы карчык һәм др.”исемле тамаша көтә.
Гынвар аеның чатлама салкыннарыннан таман туеп туктаган 100 дән артык укучы балалар зур теләк белән тамашага юл тоттылар һәм һич кенә дә үкенмәделәр.
Балаларны Яңа ел символы- “Май-мыл” каршы алды һәм бию оештырды, укучылар һәр хәрәкәтне кабатлап бардылар. Кинәт... әкияттәгедәй серле тавышлар чыгарып, себеркесенә атланып “Убарлы карчык” килеп төште һәм барлык тискәре геройларга да хас гадәт буенча, этлекләр эшли башлады, балалар авызларын ачып интерактив тамашаны күзәттеләр. Куркыныч юк икән, әкият геройлары- “Май-мыл”да, “Убырлы карчык”та (туу таныклыгы буенча “Баба-яга”) һәм аларның дусты “Леший”да- барысы да бик әйбәт, бик күңелле персонажлар булып чыктылар. Алай да, “Убырлы карчык” белән “Леший” балаларны төрле яклап сынап карадылар, ә укучылар бер дә сер бирмәделәр, барлык үткәргән бәйгеләрдә катнашып, үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. “Убырлы карчыкның” серле чемоданы да буш булып чыкмады- баллы, тәмле эчемлекләр белән тулы, спонсорларыбыз “Алиса” эчемлекләр фирмасы һәр балага күчәнәч әзерләгән- балалар исеменнән зур рәхмә аларга!
“Нур” бүлеге үткәргән һәр чарада акив катнашкан : 11нче номерлы мәктәпкә;78 номерлы “Пушкин пролицеенә” ;Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиягә; 46 нчы мәктәпкә; 36 нчы номерлы инновацион технологияләр нигезендә эшләүче лицей-интернатка;52 нче номерлы мәктәп;23 нче; 87 нче; 17 нче; 9 нчы:13 нче һәм НС(К)НШ 89 нчы номерлы белем бирү учреждениясе коллективларына зур рәхмәтебезне белдерәбез, Яңа ел белән тәбрик итәбез һәм алда үтәсе чараларда көтеп калабыз.
К списку новостей








