• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Набережночелнинский политехнический колледж"/Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе "Яр Чаллы политехник көллияте"

Визитная карточка

Адрес: 423812, Республика Татарстан, город Набережные Челны, проспект Раиса Беляева, дом 5
Телефон: +7(855)-258-51-18
E-Mail: py57_chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Набережночелнинский политехнический колледж"
Руководитель: Ганиев Ильдар Махмутович
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 1183
У нас учат: 80

Новости колледжа

2021-2022 уку елы казанышлары

Опубликовано: 04.05.2022

Көллият студентларыбыз шәһәребезнең яшьләр үзәкләре тарафыннан татар телендә оештырылган күпсанлы әдәби-музыкаль чараларда, интеллектуаль бәйгеләрдә, квест һәм форумнарда катнашалар. Шәһәр һәм Республика күләмендә дә үз көчләрен сынап карыйлар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

«Телем – горурлыгым минем» ораторлык осталыгы бәйгесендә Республика күләм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында үткән чарада көллиятебезнең 1 курс студентлары катнашты. Шакиров Сәйдәш – Нариман Камаловның «Кечкенә Тукайның Казанга килүе», Җәләлов Камил Муса Җәлилнең  «Тик булса иде ирек» шигыре белән чыгыш ясады. Студентларга катнашу таныклыгы бирелде.

X Республика күләмендә Минзәлә педагогика көллиятендә уткәрелгән фәнни-гамәли конференциясендә укытучылар да, студентлар да катнашты. Сәләхова Чулпан Юныс кызы –  «Белем бирүне яңарту шартларында милли тәрбиянең әһәмияте» фәнни мәкаләсен, Шакиров Сәйдәш «Туган ягыбызның милли-мәдәни традицияләрен саклау» бүлегенә «Табанлы Күл авылы тарихы һәм мәдәни мирасы», Бусарев Раил «Яр Чаллы шәһәре мәчетләре һәм мәдрәсәләре тарихы» дигән тикшеренү эше белән катнаштылар.

«Татар егете-2022»  - ел саен үткәрелә торган төбәкара проект. Ул иҗади сәләтле яшьләргә ярдәм итүгә, Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәни традицияләрен яңартуга һәм үстерүгә, гражданлык һәм милләтара теләктәшлек тәрбияләүгә юнәлтелгән гаять күләмле чара.  3 курс студенты Шәймиеа Айнур сайлап алу турын үтеп, финалга чыкты һәм татар яшьләре арасында «Зирәк егет!» исеменә лаек булды.

«Минем кече ватаным белән Рәсәй башлана!» Республика күләм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында үткән иҗади бәйгедә Шакиров Сәйдәш «Минем шәҗәрәм», Закиров Равил «Бай тарихлы авылым – Теләнче-Тамак»  тикшеренү эшен тәкъдим итте һәм аларга катнашу таныклыгы бирелде.

Казанда апрель аенда татар теле буенча IX Халыкара олимпиада узды. 2 сайлап алу турыÐ