Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Набережночелнинский педагогический колледж"/Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Яр Чаллы педагогика көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 423812, Российская Федерация, Республика Татарстан, город Набережные Челны, проспект Р. Беляева, дом 3 |
| Телефон: | +7(855)-258-30-20 |
| E-Mail: | pedcollchelny@mail.ru, альтернативный сайт http://pedcollchelny.ru/ |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Набережночелнинский педагогический колледж/“Яр Чаллы педагогика көллияте”ДАhБУ |
| Руководитель: | Галиева Альфия Тимербаевна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 944 |
| У нас учат: | 65 |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Набережночелнинский педагогический колледж"/Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Яр Чаллы педагогика көллияте” - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Педагогический совет
12.12.2022
Актуальные вопросы формирования образовательной среды 12 декабря в колледже прошел педагогический совет на тему «Актуальные вопросы формирования образовательной среды в ГАПОУ «Набережночелнинский педагогический колледж». На педсовете были рассмотрены вопросы внедрения единых подходов к подготовке педагогических кадров, представлены изменения в нормативно-правовой базе в сфере образования, даны рекомендации по вопросам организации сопровождения обучающихся «группы риска», а также вопросы антитеррористической безопасности.
-
Көллиятебез Абилимпикста
09.12.2022
Көллиятебез Абилимпикста 28-31 октябрьләрдә Мәскәү тулы бер яшьлек һәм хезмәт дәрте белән кайнады, анда һөнәри рухтагы тормыш гөрләде. Сәбәбе дә бик җитди: “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платформасының инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты узу. Анда 152 татарстанлы катнашты, алар арасында безнең көллияттә укучы һәм аны тәмамлаган студентлар көч сынашты: “Башлангыч сыйныф укытучысы” белгечлеге буенча: Мазина Анастасия һәм Фролова Светлана; “Мәктәпкәчә тәрбия” белгечлегендә Хөсәенова Әдилә. Гомумән ярышлар 8 юнәлеш: мәгълүмати технологияләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсе, туклану, медицина, сәнәгать, иҗат, декоратив сәнгать, икътисад һәм финанс өлкәсе юнәлешләрендә 40 һөнәри күнекмә буенча үткәрелде. Финалда өч категория: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр катнашты.
Гадәттә, һәр яңалык «Кем? Нәрсә? Кайда? Кайчан? Ничек?» сораулары белән мөнәсәбәттә бирелә. Без дә гади укучыга Абилимпикс ярышы турында үзебез белгәннәрдән, күргәннәрдән, катнашу тәҗрибәбездән чыгып, әнә шул сорауларга җавап бирергә тырышырбыз. Чөнки көллиятебез коллективы әлеге дәрәҗәле халыкара хәрәкәттә бишенче елын катнаша.
Мәскәүдә үткәрелгән финал турыннан Яр Чаллы педагогия көллияте җыелма командасының һәр катнашучысы үз компетенцияләрендә уңышлы чыгыш ясап, җиңү белән кайтты. Менә алар: Мазинга Анастасия – 1 нче урын, Хөсәенова Әдилә - 1 нче урын.
Ничәмә-ничә кеше арасында иң яхшысы булу бәхете теләсә кемгә тәтеми. Бу, чыннан да күпме көч, йокысыз төннәр бәрабәренә алынган лаеклы җиңү!
Абилимпикс ярышын үз күзләрем белән күреп кайту өчен, конкурсантларыбызның җанатарлары сыйфатында мин дә алар белән Мәскәүгә бардым, ике-өч көн шул дулкында яшәдем, шул рух белән яндым.
1 нче көн – 29 октябрь. Бу көнне мин тәүге тапкыр мәйданчыкларда булдым, катнашучылар белән таныштым, эш барышын күзәттем. Ярышларның беренче көненнән үк ярышты эш кайнапмы-кайный! Катнашучылар җәһәт кенә мәйданчыклардагы ярышларда катнаша башлады. Волонтерлар, экспертлар – һәммәсе эшкә кереште. Көн дәвамында алар барысы шул мәйданчыкларда хәрәкәт итте: берәүләр осталыкта ярышты, икенчеләре бәяләде, өченчеләре волонтерлык хезмәтен күрсәтте. Алар эшен читтән генә күзәтеп торучы, кызыклы мизгелләрне куен дәфтәремә теркәп, фотога төшергәләп кенә торсам да, конкурсантлар эшчәнлегенең авырлыгын һәм киеренкелеген беренче көннән үк үз җилкәмдә тоярга өлгердем. Ә алда тагы ике башланмаган көн...
Беренче көн тәэсирләремнән Абилимпикс миңа кызыклы реалити-шоуны хәтерләтте. Күптөрле мәйданчыкларда геройлар сызымнар сыздылар, тимердән катлаулы конструкцияләрне эретеп ябыштырдылар, пробиркаларда эретмәләр кушып, төрле химик реакцияләр тудырдылар, лего-ракета һәм роботларлар җыйдылар... Әгәр мондагы бөтен тавышларга ритм бирсәң, үзенчәлекле музыкаль композиция килеп чыгар иде.
Карале, язам да язам үзем.... Ә бит кайберләр өчен әлеге хәрәкәтнең исеме дә серле яңгырарга мөмкин. «Нәрсә соң ул Абилимпикс?» дип сораучылар да табылыр. Абилимпикс хәрәкәтенең максаты - инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең һөнәри осталык конкурсларында катнашу мөмкинлеге тудыру.
Вәлиева Алия: Ә безнең катнашучыларыбыз өчен Абилимпикс нәрсә икән ул?
Хөсәенова Әдилә: Минем өчен Абилимпикс үзеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек! Син үзеңне бөтенләй башка яктан ачасың, иҗади үсеш алу белән бергә, Рәсәйнең төрле почмакларыннан килгән конкурсантлар белән дуслашасың.
Фролова Светлана: Һөнәри яктан зур тәҗрибә туплыйсың һәм үзеңне зур тормышка әзерлисең. Чөнки бу конкурста син инде укучы да, студент та түгел, син үз өлкәңнең чын профессионалы һәм моны һөнәри гамәлләрең белән дәлиллисең. Мин яшь белгеч буларак катнаштым. Бу чарадан соң мин үземнең үсешне, үсүемне тоям.
Шәхсән мине иң шаккаттырганы − катнашучыларның шулкадәр креатив фикер йөртүләре иде! Күз алдыгызга китерегез: бик масштаблы ярыш, сине күзәтеп йөрүче, көтелмәгән сораулар бирүче чит-ят кешеләр, тәҗрибәле экспертлар, вакыт чиклелеге, нинди биремнәр буласын беркем дә алдан белми, билгесезлек җанны телгәли. Үзем, мәсәлән, мондый киеренке һәм үтә катлаулы шартларда алар кебек җитез һәм дөрес уйлый алмас идем. Кыскасы, минем өчен аеруча дулкынландыргыч атмосфера хөкем сөрде.
Вәлиева Алия: Сезгә катлаулы булгандымы, ә бәлки киресенчәдер?
Хөсәенова Әдилә: Искиткеч атмосфера. Сынау булгач, әлбәттә, чын ярышлардагыча кырыс вакыйгалар да булды, шул ук вакытта дустанә һәм җылы мөгамәлә дә хөкем сөрде.
Мазина анастасия: Мондый җылы рухтагы халәт булыр дип һич уйламаган идем. Катнашучылар бер-берсенә көндәш булуга карамастан, һәрчак ярдәм кулы сузарга, файдалы хәбәр җиткерергә, хаталарны төзәтергә тырыштылар. Барысы да үзара ярдәмләшүгә корылды. Әмма тышкы хисләрне никадәр яшерергә тырышсалар да, ярышу хисе барыбер үзен сиздерә иде.
2 нче көн – 29 октябрь. Бүген минем өчен мәйданчыктагы эшчәнлек тагын тулы канлы, җанлы булып тоелды. Студентларыбыз барлык биремнәрне волонтерларга да, экспертларга да кызыклы булырлык итеп эшләп барырга тырыштылар, үзләрен һөнәри яктан ача төштеләр, барлык белемнәрен җигеп, тулы әзерлекләрен күрсәттеләр.
Мин кергән мәйданчыкта «Бисер белән үрү» компетенциясе мәйданчыгындагы ярышның биремнәре берсеннән-берсе катлаулы һәм төрледән-төрле. Бәйге барышында бер эштән икенчесенә тиз арада күчә белергә кирәк, ә бу, белгәнебезчә, җиңел эш түгел. Күп көч таләп иткән биремнәрдә югалып калмыйча, бер-бер артлы эшләп бару, үз гамәлләреңә төгәл хисап бирү җиңелләрдән түгел, әлбәттә. Бар нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәк: мәсәлән, хәтта җиһазларны дөрес урынга куймасаң, баллны киметергә мөмкиннәр.
Әлеге мәйданчыктагы эш нәрсәдән гыйбарәт булды соң?! Монда барлыгы 3 модуль. Мәсәлән, модуль 1 – җепләрне нигез итеп тарттыру; модуль 2 – рәсемне үрү; модуль 3 – формалаштыру.
Фотога төшереп күзәтеп йөргәндә, иң күзгә ташланганы − катнашучыларның бер-берсенә ярдәмгә килүләре, үзара кешелекле һәм кечелекле мөнәсәбәтләре... Катнашучылар, дулкынлану хисләрен сиздермәскә тырышып, һәрчак елмаюлары белән күтәренке кәеф таратып торсалар да, күзләрендә, куллар белән «уйнауларында» курку хисе сизелә иде.
Вәлиева Алия: Сезнең өчен нинди биремнәр авыр тоелды.
Вахитова Таңсылу: Минем өчен үрү вакытына сыешу, аннан кулонны формалаштыруны өлгертү булды.
Фролова Светлана: Дидактик уенны жюрига тәкъдим иткәндә, смарт-такта сүнмәсә генә ярар иде дип бик борчылдым. Бик нык кайгырганымны яшерергә тырышсам да, тавышымда борчылу сизелде, әмма үземне кулга алып, бар көчемне җыеп, биремне уңышлы башкарып чыктым.
3 көн – 31 октябрь. Бу көнне мин алдагы көннәргә нәтиҗә ясау дип атар идем.
Вәлиева Алия: Ярыш авыр сынаулардан гына тормый, гомергә истә калырлык якты хатирәләр белән үрелеп барды. Ниндт мизгелләрне искә алырсыз икән?
Хөсәенова Әдилә: Без монда өч көнгә килдек һәм шул кыска гына вакыт эчендә остазларыбыз белән нык якынаерга, бердәм булырга өлгердек. Иң якты, иң җылы хатирәләр − остазларыбыз белән бергә үткәргән көннәр. Алар, гомумән, башка яктан ачылдылар: безнең өчен җан атып торучы, ашкынып ярдәм кулы сузарга әзер булган якын туганнарыбыз, аналарыбызга әйләнделәр. Гомумән, Абилимпикс һөнәри яктан гына түгел, рухи яктан да безне якынайтты, сынады, чыныктырды.
Мазина Анастасия: Монда эләгү – зур бәхет һәм бу дәрәҗә бөтен кешегә дә татымый. Аеруча сәхнәгә менеп баскан мизгелләр истә уелып калды: зур сәхнә, төрле яклап утлар балкый, түшеңә медаль тагалар, алкышлаулар »афәрин» дип яңгыраган тавышлар ишетелә. Ә яныңда − дусларга әйләнеп өлгергән конкурсантлар һәм сине балаларча кайгырткан остазларың басып тора. Син инде җиңүче! Бу мәңге онытылмаслык, йөрәкне җылытып торучы мизгелләр иде.
Вахитова Таңсылу: Бераз дулкынлану моментлары истә калыр тагын. Әгәр дә каушап, үз-үзеңне контрольгә ала алмасаң, барысы да юкка чыкты дип санарга була. Шуңа да креатив булу, һөнәри әзерлек кенә әле җитми. Кыю һәм җитез булу икәклегенә тагын бер тапкыр инандым.
Вәлиева Алия: Экспертлар нинди булып тоелды?
Фролова Светлана: Бик таләпчән һәм гадел булдылар кебек. Дөрес бәя бирүләре өчен рәхмәт. Бер жюри әгъзасы да беркемне дә яклый алмый. Җиңүгә һәрбер кеше үз тырышлыгы белән иреште.
Шулай ук катнашучылар турында экспертлардан сорадым.
Гильманова Людмила: Барысы да үзләренең көчле якларын күрсәтә алдылылар, безнеңчә. Кемдер чиста профессиональлек белән алдырды, кемдер бик җитез һәм кыю эшләде, ә кемгәдер харизма һәм мимика ярдәм итте. Мине иң шаккатырганы – катнашучыларның критерийларга төгәл буйсынып, кыска гына вакыт эченә сыешып, зур күләмле биремнәрне сыйфатлы үти алулары булды. Катнашучыларның күбесе биремнәрне иҗади якын килеп башкарырга тырышкан һәм бу бик дөрес, шулай булырга тиеш тә инде. Әмма үрнәк, шаблон буенча гына эшләүчеләр дә булды. Анысы да гаеп түгел.
Вәлиева Алия: Ярышның соңгы көнендәге фикерләрегез?
Фролова Светлана: Ярышта иң мөһиме – үзеңнең булдыклыгыңны үзеңә исбатлау. Бәйге үз өстеңдә үсәргә зур тәҗрибә бирә. Мәскәү сәхнәсендә басып тору да дулкынландыргыч.
Гайфуллина Карина: Без игътибарлырак булырга, эшкә ихтыяр көчебезне дә җигеп эшләргә өйрәндек, яңа сәләтләребезне ачтык.
Озын сүзнең кыскасы, «Бардык, катнаштык, жиңдек!»
Абилимпикс, без синең белән! Сиңең куәтле дулкыныңда җилкәннәребезне сынарга әзер! Барлык катнашучыларыбызга зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!
-
Чествование чемпионов
05.12.2022
Чествование чемпионов2 декабря, накануне Международного дня инвалидов, в Казани состоялась церемония чествования победителей Национального чемпионата «Абилимпикс» 2022 года.
Мероприятие прошло в Международном центре компетенций – КТИТС. В торжественном мероприятии приняли участие первый заместитель министра образования и науки РТ А.Поминов и министр по делам молодежи РТ Т.Сулейманов.
Чемпионат в 2022 году проходил в двух форматах. В сентябре состоялись соревнования в очно-дистанционном формате, в очном режиме чемпионат состоялся в конце октября в городе Москве.
Набережночелнинский педагогический колледж представлял участников в трех компетенциях: «Бисероплетение», «Дошкольное воспитание», «Учитель начальных классов», всего в копилку сборной Республики Татарстан мы принесли 11 медалей. Наши студенты выступили достойно: Мазина Анастасия (группа П-192) – 1 место в компетенции «Учитель начальных классов», Хафизова Адиля (группа Д-212) – 3 место в компетенции «Дошкольное воспитание».
2 декабря победителям чемпионата, которые соревновались в очном формате, были вручены именные сертификаты, которые могут использоваться как на оплату дополнительного профессионального образования, так и на приобретение технических средств реабилитации.
Свои награды в торжественной обстановке получили и победители чемпионата, который проходил в очно-дистанционном режиме по 39 дополнительным компетенциям. Кроме того, им были вручены сертификаты проекта «Больше, чем путешествие» платформы «Россия – страна возможностей.
Вторая часть мероприятия стала особенно волнительной – была организована онлайн-встреча с Президентов РФ В.Путиным. Президент поддержал идею дальнейшего развития движения «Абилимпикс», отметив, в частности, необходимость расширения творческих компетенций.
От всей души поздравляем наших чемпионов и желаем крепкого здоровья и новых побед!
-
Итоги региональной сетевой олимпиады по информационным технологиям для учащихся 9 классов общеобразовательных организаций Закамского региона Республики Татарстан 30.11.2022

Согласно Плану работы управления образования г.Набережные Челны и плану ГАПОУ «Набережночелнинский педагогический колледж» по профориентационной работе на 2022-2023 учебный год, с 17 по 30 ноября 2022 года на базе колледжа прошла Республиканская сетевая олимпиада по информационным технологиям» для учащихся 9 классов общеобразовательных организаций Закамского региона Республики Татарстан.
-
Олимпиада по русскому языку
30.11.2022
Олимпиада по русскому языку

С 21 по 24 ноября 2022 года в ГАПОУ «Набережночелнинский педагогический колледж» проводилась олимпиада по русскому языку среди студентов 1 курса.
В олимпиаде приняли участие 234 студента.
Итоги олимпиады:
I место - Тихонова Ксения, группа П-223
II место - Гизатдинова Камилла, группа П-223
II место - Кузнецова Кристина, группа М-221
II место - Шангараева Лилиана, группа М-221
III место - Аухадиева Эльвина, группа П-221
III место - Чикурова Анастасия, группа Д-221
III место - Банюкова Светлана, группа М-221
III место - Хасанова Инзиля, группа М-221
III место - Гизатдинова Камилла, группа П-223
Благодарим всех за участие!
За организацию и проведение олимпиады по русскому языку объявляется благодарность группе П-201 и заведующему кафедрой историко-филологических дисциплин Глухих А.У.
-
Республиканский конкурс по математике и информатике "Digital quiz"
30.11.2022
ПОЗДРАВЛЯЕМ ПРИЗЕРОВ РЕСПУБЛИКАНСКОГО КОНКУРСА!С целью развития познавательного интереса к изучению математики и информатики у обучающихся ПОО 30 ноября 2022 года на базе ГАПОУ «Международный центр компетенций – Казанский техникум информационных технологий и связи» прошел финал Республиканского конкурса по математике и информатике среди студентов 2 курсов «Digital quiz».
Команда в составе студентов группы И-215: Мартыновой Алины, Хабировой Зилии, Артемьева Артема, Алекперова Заура, Ахметова Салавата показала высокие результаты среди 49 команд, заняв второе почетное место.
Желаем вдохновения, творческих успехов и новых побед!
-
ТЕЛЕФОНЫ ЭКСТРЕННЫХ СЛУЖБ
28.11.2022
.jpg)
-
Страна мастеров
24.11.2022

В соответствии с Долгосрочной программой занятости молодежи на период до 2030 года с целью развития предпринимательских инициатив в рамках федерального проекта «Содействие занятости» реализуется проект «Страна мастеров»!
В проекте участвуют граждане от 16 до 35 лет, не имеющие оформление в качестве налогоплательщика в текущем финансовом году.
В рамках данного проекта участники приобретут следующие навыки:
- умение разрабатывать и экономически обосновывать бизнес-идею;
- умение формировать цену на свою деятельность;
- умение продвигать свои услуги, в том числе в социальных сетях;
- умение зарегистрироваться в качестве самозанятого гражданина;
- умение осуществлять уплату налогов;
- умение вести финансовый учет и анализ своей профессиональной деятельности;
- умение работать на платформах-агрегаторах.
Тьютор проекта: Мавлиева Венера Музагитовна, преподаватель ГАПОУ «Набережночелнинский педагогический колледж»
-
Татар кызы - 2022
23.11.2022
Татар кызы - 202215 ноября 2022 года состоялся Республиканский конкурс среди студентов профессиональных образовательных организаций «Татар кызы - 2022». Задачи конкурса - раскрытие богатства внутреннего мира и лучших качеств татарской девушки, распространение и повышение интереса к языку, культуре, самобытности татарской нации, поддержка татарской молодежи в реализации их творческого потенциала. Студентка 3 курса педагогического отделения Абдрахманова Адиля стала участницей данного мероприятия. Жюри высоко оценили талант, красоту, творческое выступление и ораторское искусство Адили и присудили ей второе место. Поздравляем с победой и желаем дальнейших успехов! Руководители: Карамова А.З., Давлетшина Г.Б., Салахова Ч.Ю. Благодарим преподавателей за качественную подготовку победителя конкурса!
2022 нче елның 15 нче ноябрендә «Татар кызы-2022» һөәри белем бирү оешмалары студентлары арасында республика бәйгесе булып узды. Бәйгенең бурычлары - татар кызының күңел байлыгын һәм иң яхшы сыйфатларын ачу, телгә, мәдәнияткә, татар милләтенең үзенчәлегенә кызыксынуны арттыру, талантлы яшьләргә иҗади потенциалын тормышка ашыруда ярдәм итү. Әлеге чарада педагогия бүлегенең 3 нче курс студенты Абдрахманова Әдилә катнашты. Жюри әгъзалары Әдиләнең талантын, матурлыгын, иҗади чыгышын, сөйләү осталыгын югары бәяләп икенче урын бирделәр. Әдиләне җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез. Җитәкчеләр: Кәрамова А.Җ., Дәүләтшина Г.Б., Сәләхова Ч.Ю. Укытучыларга бәйге җиңүчесен сыйфатлы әзерләүләре өчен рәхмәт белдерәбез!
-
Ансамбль "Вольница"
22.11.2022
Хоровод идëт в народ

В стенах нашего колледжа прошёл концерт "Хоровод идëт в народ" народного ансамбля "Вольница", организатором которого является дворец культуры Энергетик.
В концертной программе прозвучали лучшие образцы народной музыки, синтез вокала и хореографических элементов воодушевил студентов. В завершении концерта состоялся диалог между артистами и зрителями.





