Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
| Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
| Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
| E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
| Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 270 детей |
| У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
ИРТӘНГЕ ГИМНАСТИКАНЫҢ ФАЙДАСЫ 12.02.2023

Иртән күнегүләр ясау уянырга булыша, чөнки канның тамырлар буйлап йөрү тизлеге арта. Нәтиҗәдә тән тукымалары, әгъзаларга, баш миенә кан килү яхшыра, бу үз чиратында эшкә сәләтлелекне арттыра.
Гимнастика вакытында веналарда тоткарланган кан йөри башлый, үпкә һәм бронхлардагы какырык чыга.
Системалы рәвештә күнегүләр ясаучының аркасы турая, бу сколиоз, остеохондроз, умырткалык бүсере кебек чирләргә профилактика булып тора.
Зарядка ясарга онытмаучыларга салкын тими.
Гимнастика — хисси тотрыклылыкка ирешү юлы.
Иртә белән зарядка ясарга күнектерелгән балалар йокысыннан тиз уяна, дисциплинага җайлы ияләшә.
-
«Россия чаңгы юлы-2023» 11.02.2023

Бүген илебезнең барлык төбәкләрендә, Россиядә кышкы массакүләм спортны яратучы 500 меңнән артык кеше 41нче «Россия чаңгы юлы-2023» Бөтенроссия чаңгы ярышы узды????Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән барлык урта һәм олы яшьтәгеләр генә түгел, ә кече яшьтәгеләр дә катнашты. Барлык катнашучылар да яхшы кәеф һәм энергия алдылар!
Уза чаңгы ярышлары
Бар шәһәрдә, авылда,
Чаңгыда йөри белгәннәр
Катнаша ала бар да.
"Россия чаңгы ярышы"
Түгел бит ул узышу,
Максаты да гади аның:
Ярышларда катнашу.
Табигать матурлыгына
Сокланып шуып кайту,
Аралашып дуслар белән,
Шул мизгелдән тәм табу.
Саф һавада йөрү үзе
Файдалы һәр кешегә,
Катнашырга тырышыгыз,
Махсус үткән бу көндә.
Фәймә Зайнуллина
⛷Сегодня во всех регионах нашей страны, Более 500 тысяч любителей самого массового зимнего спорта в России стали участниками 41-й всероссийской гонки «Лыжня России – 2023». ????
Все участники получили отличное настроение и заряд энергии! -
Экологик акция «Кышын кошларны ашатыгыз!» 29.01.2023

Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә баланың тере табигать белән аралашуы мөһим роль уйный. Кошлар-иң киң таралган кеше иярченнәре. Кызганычка каршы, без кечкенә туганнарыбызны онытабыз, ә бит алар акыл белән һәм зирәклекләре белән аерылып торалар, салкын көннәрдә генә булмый. Кышын кошлар еш һәлак була. Ә бит аларга бераз ак икмәк, орлык кирәк һәм бераз тозсыз сало кирәк.
Көнбагышкай"балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм ата-аналар "Кошларны саклау акциясенә" җимлекләр ясауда актив катнаша.Әти-әниләребезгә рәхмәт белдерәбез. -
Балаларны саклагыз! 20.01.2023

-
"Конбагышкай" балалар бакчасынын капиталь ремонттан сон ачылу тантанасы 17.01.2023

Белэсезме, буген Чаллыда
Истэлекле, матур кон!
Барыбызда котеп алган-
«Конбагышкай» ачылу кон!
Чыннан да буген, 17 январь конне, бездэ куптэн котелгэн зур бэйрэм- бакчабыз капиталь тозеклэндерудэн сон тантаналы рэвештэ узенен ишеклэрен ачты.
Ор яна булган, заманча жихазландырылган, якты, матур, зэвыкъ белэн бизэлгэн бакчабызны танып та булмый.
Ачылу тантанасына, безнен шатлыгыбыз белэн уртаклашырга, шэхэребезнен мэртэбэле кунаклары да килгэн иде.
-шэхэребез мэры Наиль Гэмбэр улы Мэхдиев
- «Профит» тозелеш компаниясе генераль директоры, ТР дэулэт советы депутаты Марсель Жэвит улы Мингалимов, х.б.
Ачылу кичэсе яна бина белэн танышып, тэрбиячелэр эзерлэгэн ачык чаралар, балаларнын матур концерт номерлары белэн урелеп барып, искиткеч бэйрэм булып чыкты.
Без бакча хезмэткэрлэре, эти-энилэр, балалар исеменнэн Республика житэкчелегенэ быелгы милли мэдэниятлэр, гореф – гадэтлэр елынын ин беренче коннэрендэ алган шушы зур булэге очен бик рэхмэтлебез.
-
"Кар өмәсе"экологик акция/экологическая акция «Снежный субботник» 15.01.2023

82 нче «Көнбагышкай»балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр «Кар өмәсе» экологик акциясендә катнашты. Барысы да бергәләп бакча территориясен кардан чистарттылар һәм тирә-ягын тәртипкә китерделәр.
Коллектив Детского сада 82 «Подсолнушек» совместно с родителями детей приняли участие в экологической акции «Снежный субботник». Все дружно очистили от снега и привели в порядок прилегающую территорию сада. -
Внимание! Важная информация! 26.12.2022

Руководствуясь задачами информирования широких кругов общественности и федеральных органов государственной власти в деле обеспечения регионами России полного исполнения социальных обязательств перед населением, снижения бедности и неравенства, роста благосостояния и качества жизни граждан на основании базовых, интегральных ориентиров развития страны до 2030 года, обозначенных Президентом РФ В.В.Путиным на Заседании Совета по стратегическому развитию и национальным проектам 15 декабря 2022 года, ОИА «Новости России» и редакция журнала «Экономическая политика России» (учрежден 12.04.2007 года Минэкономразвития России, Минпромторгом России, Минобрнауки России и Росстатом, свидетельство о регистрации ПИ № ФС77-27975) формируют на портале https://rusregioninform.ru/ Федеральный путеводитель жителей субъектов РФ "Регионы России - людям" https://rusregioninform.ru/novosti-regionov/regiony-rossii-lyudyam-federalnyj-putevoditel-zhitelej-subektov-rf.html
Целью данного бесплатного информационного ресурса является демонстрация эффективных направлений деятельности региональных и муниципальных органов управления касательно повышения общественного доверия к власти в вопросах занятости и трудовых отношений, культурно-спортивного, научно-образовательного потенциала, улучшения доступности и качества услуг системы здравоохранения, ЖКХ, связи, развития жилищного строительства, гражданской, правовой и социальной защиты населения субъектов Российской Федерации.
Актуальные материалы о позитивных достижениях государственных органов управления субъектов РФ и муниципальных образований, освещающие тенденции реализации федеральных программных мероприятий и проектов, будут размещаться здесь https://rusregioninform.ru/category/novosti-regionov
-
Сак булыгыз, бозлавык! 12.12.2022

Бозлавык – тротуарларда, юлларда, җир өстендә су кату нәтиҗәсендә барлыкка килгән боз катламы. Бозгалак – тайгак хәлгә кадәр тапталган боз яки кар катламы. Бозлавык һәм бозгалак җәяүлеләр һәм транспорт өчен гадәттән тыш хәлләр сәбәбе булып торалар. Таеп җәрәхәтләр алу очраклары ике тапкыр арта.
Бозда таймас өчен алдагы кагыйдәләрне белүе мөһим:
- Аяк киеме табаны таймый торган булырга тиеш. Биек үкчәле аяк киеменнән баш тартуы яхшырак.
- Аяк астыгызга карап йөрегез, тайгак һәм авышлы урыннарны урап үтегез.
- Юлларда игътибалры булыгыз, ашыкмагыз, чапмагыз.
- Табанга тулысынча басыгыз, кулларыгызны кесәдә тотмагыз, авыр әйберләр ташырга тырышмагыз.
- Әгәр дә таеп егылсагыз, торырга ашыкмагыз, җәрәхәтләр булмавында инаныгыз, үтеп баручылардан ярдәм сорагыз.
Истә тотыгыз: аркага егылуы аеруча куркыныч, бу очракта баш мие селкенүе алырга мөмкин. Җәрәхәтләнү очрагында мәҗбүри врачка мөрәҗәгать итегез.
-
Өстәл теннисы 12.12.2022

Спартакиада кысаларында мәгариф хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасыннан укытучы-логопед Миндиярова Гульнара Ралифовна катнашты.
-
“Татарча диктант” Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе. 25.11.2022

"Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады.
Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.Акциянең максаты һәм бурычлары
Максат – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Бурычлар:
татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыру, кызыксындыру һәм мотивация булдыру;
татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү;
халык арасыннан татар орфографиясен, пунктуациясен иң яхшы белүчеләрне ачыклау; язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү;
дөрес язу кагыйдәләре онытыла баруга, график грамоталылык кимүгә халыкның игътибарын юнәлтү;
мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнүгә, дөрес язу күнекмәләрен үстерүгә этәргеч, стимул бирү.
Бүген «Татарча диктант» бөтендөнья акциясе уза. Теләге булган һәркем татар теле буенча белемен тикшерә ала.













