Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
| Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
| Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
| E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
| Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 270 детей |
| У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Шәһәркүләм бәйге: «Туган телем - минем канатым» 19.02.2021

Әлеге конкурста безнең бакчадан, Факил Сафинның “Чикерткә” шигыре белән, Йосыпов Камиль катнашты. Аны истәлекле бүләкләр һәм сертификатлар белән бүләкләделәр.
-
Меню 19.02.2021

Меню с 24.02.2021 г. по 26.02.2021 г.
-
«Туган телем - иркә гөлем» 19.02.2021

82 нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында 19 нчы февраль Халыкара туган телләр көненә багышланган «Туган телем - иркә гөлем» дигән бәйрәм иртәсе булып узды. Бу бәйрәмне үткәрүнең максаты булып 21 февраль - Халыкара туган тел көне турында мәгълүмат бирү, балаларны башка халыкларның көнкүреше, гореф-гадәтләре, уеннары белән таныштыру;балаларда төрле телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту; туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлеш бирү; толерантлык, музыкаль зәвык тәрбияләү тора.
-
Танышып чыгу өчен! 17.02.2021

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының "Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалары булган гражданнарга компенсация түләүләре бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында" гы карары белән танышып чыгыгыз.
-
Котлыйбыз! 17.02.2021

Мухаметова Сәйдәне III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең, Яр Чаллы шәһәрендәге муниципаль этабында җиңүе белән котлыйбыз! Яңадан-яңа уәышлар теләп калабыз! Сәйдәбезне әзерләгән педагогларыбызга зур рәхмәт!
-
Каз өмәсе 16.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлек елына багышланган чаралар планы кысаларында, бакчабызда "Каз өмәсе" булып узды.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән йола
Татарның каз өмәсе.
-
Педагоглар өчен консультацияләр 16.02.2021

82 нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында үзбелем үстерү өстендә эш алып бару белән генә тукталмый. Педагогик сәгатьләрдә консультацияләр үткәрүне дә планлаштырабыз.
2 нче февраль көнне педагогик сәгатьтә “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә актуаль проблемалар” дигән тема буенча 8 нче төркем тәрбиячесе Хайруллина Луиза Мустафовна чыгыш ясады.
16 нчы февраль көнне педагогик сәгатьтә “Тел тирәлеге тудыру - сөйләм үстерүнең нигезе” дигән темага 4 нче төркем тәрбиячесе Халитова Гөлшат Әхмәтназиповна консультация үткәрде.
-
Муса Җәлилнең тууына 115 ел 15.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлек елына багышланган чаралар планы буенча эшчәнлек алып бару дәвам итә. Бөек татар язучысы Муса Җәлилнең тууына 115 ел. Әлеге датага багышлап бакчабызда, Сабирова Ләйсирә Рафаэлевна җитәкчелегендә, тематик шөгыльләр узды. Балалар Муса Җәлил турындагы истәлекле мәгълүмәтләр тыңладылар, аның шигырьләрен сөйләделәр.
-
«Муса Җәлил – герой шагыйрь» 15.02.2021

15 нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Муса Җәлил – герой шагыйрь» дип аталган бәйрәм иртәсе үткәрелде.
Алып баручылар исә балаларга Муса Җәлил турында бик күп мәгьлүматлар бирделәр. Китап күргәзмәсендәге китаплары белән таныштырдылар.Тоткында язылган “Моабит дәфтәрләре” балаларга аеруча зур тәэсир ясады. Балалар җырлар җырлап, уеннар уйнап, табышмаклар чишеп бәйрәм дәвам итте.
Бәйрәм иртәсендә әти-әниләр дә үз өлешләрен керттеләр. Балалар белән бергәләп М. Җәлилнең шигырьләре, әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар. Әлбәттә, башка елларны әти-әниләрне бәйрәм иртәсенә чакыра идек. Билгеле сәбәпләр аркасында 2021 нче елда видеога төшереп коридорга куелган телевизордан трансляция алып барылды. Әти-әниләр бик канәгать калдылар.
-
Меню 12.02.2021

Меню с 15.02.2021 г. по 20.02.2021 г.













