Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
| Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
| Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
| E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
| Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 270 детей |
| У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Белдерү 11.06.2020

Хөрмәтле ата-аналар! ТР Министрлар Кабинетының "Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында" 2009 ел, 2 нче июль, 546 нчы номерлы карары, шәһәр Уставының 41 нче статьясы; Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 20.05.202020 ел, №2336 карары нигезендә балаларны караган һәм караган өчен ата-аналар түләвенең яңа тәртибе раслана.
-
Гөрләп үтте Сабантуйлары! 05.06.2020

Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган бәйрәме. Бигрәктә балалар бик көтеп алалар. Бакчабызда да бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Быел да, гореф-гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек. Тәрбиячеләр, милли киемнәр киеп, мәйдан уртасында төрледән-төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.
-
Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз! 01.06.2020

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
-
Ак юллар сезгә! 30.05.2020

Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.
Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә үсеп җиттегез. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз мәктәпкә китә. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Ак юл сезгә.
-
Хезмәттәшебезне лаеклы ялга озаттык! 29.05.2020

Хөрмәтле Гөлшат Вилевна! Сез бар яктан да камил. Күзләрне иркәләгән бу соклангыч тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, кул тырышлыгы, сабырлык, уңганлык ята. Хезмәт юлыгызда вакытыгызны, көчегезне кызганмадыгыз. Киләчәктә дә исән-сау булыгыз, балалар, оныклар бәхетенә куанып, рух күтәренкелеге белән яшәгез. Тормышыгыз бөтен, мул, йортыгыз кунакчыл. Тапкан бәхетегезне югалтмыйча, бәрәкәттә, муллыкта яшәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын.
-
Правила пожарной безопасности для детей 27.05.2020

-
Балалар бакчасында "Бала - төп пассажир" дип исемләнгән профилактик акция уздырылды 22.05.2020

Акциянең максаты пассажир балалар катнашында һәлакәтләр санын киметү, балалар арасында юл-транспорт травматизмын булдырмау. Тәрбияче Халитова Г.Н. балалар белән махсус креслодагы куркынычсызлык каешын дөрес куллана белүне камилләштерделәр.
Видеорепортаж: #ребенокглавныйпассажир
-
Пионерия көне белән! 19.05.2020

Чәчәкле май аенда Пионерия көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм кайчандыр пионерлар сафында булган, пионер галстугы таккан өлкәннәр күңелендә кадерләп саклана.
-
Бүген Халыкара гаилә көне! 15.05.2020

Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилә ул - әти, әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан - буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Барыгызны да Гаилә көне белән кайнар котлыйбыз, гаиләләрегезгә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек телибез, балалар куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!
-
Без дә, #Окна_Победы акциясенә кушылабыз 07.05.2020

#Окна_Победы#деньпобедырт#МыВместе#ОставайсяДома#Росмолодежь#АктивнаяМолодежь#ТворческаяМолодежь#Россия#Патриотизм#ВолонтерыПобеды#ДОУ82ПодсолнушекНЧ













