Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
| Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
| Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
| E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
| Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 270 детей |
| У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"Күңелле цирк көне"
04.08.2023
.jpg)
Цирк-ул елмаю, әкият, балачак һәм яхшылык дөньясы. Циркта без аренада чыгыш ясаучыларга көләбез, гаҗәпләнәбез, сокланабыз. Һәм без үзебезне тылсымчы, жонглер, клоун һәм һава гимнасты ролендә бераз булса да сынап карарга хыялланабыз. Хыяллар чынга аша.
4.08.2023 көнне “Көнбагышкай” балалар бакчасында "Күңелле цирк көне" узды. Балалар тамашаны манежда клоун Бим белән үзләре тамашачы да, артист буларак алып бардылар. Балалар: "Барысы да чын цирктагы кебек булды", дип көчле эмоцияләр алдылар. -
"Су лабиринты"
03.08.2023
Бүген 4 нче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Хамзина Фанзилә Альберт кызы белән балалар саф hавада атрибутлар ярдәмендә су белән экспериментлар үткәрделәр.Балалар су узенчәлекләре белән танышуны дәвам иттеләр, экспериментлар бик мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.
-
"Яңа көн, яңа идеялар, яңа перспективалар"
03.08.2023
.jpg)
Бүген бакчабызда Менделеевск шәһәре җитәкчеләре һәм шәһәребез җитәкчеләре белән җылы очрашу узды.
-
"Бүгенге көн һәм киләчәккә планнар"
02.08.2023
.jpg)
"Бүгенге көн һәм киләчәккә планнар" Бүген 82 нче "Көнбагашкай" балалар бакчасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Әхмәтов Марат Готыф улы һәм шәһәребез җитәкчеләре белән очрашу узды.Җылы эчтәлекле бу очрашуда бүгенге көн һәм киләчәккә планнар турында фикер алышынды.
-
Оригами – кәгаздән уенчыклар ясау сәнгате
31.07.2023
.jpg)
Оригами – кәгаздән уенчыклар ясау сәнгате.Ул безгә борынгы Япониядән килгән һәм хәзерге вакытта бик популяр. Оригами ярдәмендә баланың вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерергә, игътибарын ныгытырга, аның иҗади активлыгын стимуллаштырырга була. Бүген 12нче төркем балалары укытучы-логопед ТөхбатуллинаГөлнара Гайнелхаковна белэн оригами кулланып йорт хайваннары ясадылар. Балаларга бу эш төре бик ошады.
-
Су белән мавыктыргыч тәҗрибәләр
31.07.2023
.jpg)
Балалар бакчасында балалар белән эшчәнлекне төрләндерү максатыннан ни генә эшләнми.Шуларның иң кызыклысы, әлбәттә, тәҗрибәләр ясап караудыр.Чөнки гади тәҗрибәләр аша балалар дөрес нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр.Аларның кызыксынучанлыклары арта. Буген 9 нчы кечкенәләр төркеме балалары белән тәрбияче Гильванова А.Н тәҗрибә почмагында су белән мавыктыргыч тәҗрибә үткәрде. Суда төрле предметларның үзечәлекләре белән таныштылар, ә иң кызыклысы балалар төрле төстәге кәгазьләрдән киселгән чәчәкләрнең суга төшергәч ачылуын күзәттеләр. Тәҗрибә балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
Табигатьтәге төсләр палитрасы
28.07.2023
.jpg)
Җәй ул - төсләр патшасы. Гадәттә җәйне яшеллек белән тәнгәлләштерергә яратсак та, анда салават куперендәге барлык төсләрне дэ табарга мөмкин. Бүген 8нче төркем балалары тәрбиячеләре Луиза Мустафовна белән төсләр палитрасын табигатьтән эзләделәр. Кызыклы да, мавыктыргыч та булган бу эш балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Күңел ачу иртәсе "Җәй нинди төстә?"
28.07.2023
.jpg)
Балалар бакчасында күңел ачу чарасын сабыйлар көтеп алалар.Бүген тәрбиячеләребез Хайруллина Луиза Мустафовна белән Фатыхова Эльвира Данисовна әзерләгән «Җәй нинди төстә?»дип аталган күңел ачу иртәсе узды. Без сораштыру алган сабыйлар да , мизгелне бер генә минутка булса да туктатып, әйләнә-тирә мохитка күз салып, җәйнең нинди төстә булуын күзалларга тырыштылар.Алар җәйне яшел,сары,кызыл,зәңгәр төсләр белән бәйләделәр. Әле кунакка Җәйбикә үзе дә рәхим итте. Ул салкын Арктикада яшәүче ак аюларга балалар белән җәйнең нинди икәнен тасвирлап төшереп җибәрде.Балалар кояшлы көннәрнең рәхәтлеген, кояш нурларының сихәтен, эссе көннәрдә чишмә суларының ылсымлы чылтыравын, ярыша-ярыша балык тотуның рәхәтлеген тасвирладылар. Иртәбез күңелле җырлар, биюләр.сабын куыкларын кабарту белән башланып китте.Бүгенге көннең иртәсе һәркемдә җуелмас тәэсирләр калдырды.
-
"Мин архитектор"
27.07.2023
.jpg)
5 нче кечкенә төркем балалары, тәрбияче Кузнецова Махим Шукуровна белән LЕGO конструкторы белән күптән таныш инде. Алар буген "Мин Архитектор" темасына төрле ныгытмалар, манарачык, көймә, паровозлар, йортлар төзеделәр. Кечкенә төзүчеләр детальләрнең атамаларын истә калдыралар, схема буенча эш итәргә өйрәнәләр, детальләрнең төсләрен кабатлыйлар.
-
Экологик тәрбия һәм хезмәт тәрбиясе
26.07.2023
.jpg)
“Көнбагышкай” балалар бакчасында балаларга экологик тәрбия һәм хезмәт тәрбиясе бирү эшчәнлеген алгы планга куеп эш итәләр. Балалар кышкы айларда гөлләргә су сибү, суган үстерү, туфрагын йомшарту белән шөгыльләнсә, җәйге айларда бакчада чәчәк түтәлләрен, яшелчә түтәлләрен тәрбиялиләр.Язда, клумбаларга утырту өчен, орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәләр. Көндәлектә кайчан утыртылуын, күпмегә үсүен күзәтеп баралар. Балалар көн саен су сибәләр, төпләрен йомшарталар- бик кызыксынып үсүен күзәтәләр. Ә эш барышында тәрбиячеләр балаларны сакчыллыкка, хезмәткә, әйләнә – тирәдәге матурлыкны күрә белергә өйрәтәләр.
Утырту, үстерү генә ни кадәр хезмәт сорый икән бит‼️













