Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №1» - Яр Чаллы шәһәренең "1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423802, г. Набережные Челны, б-р. им. Карима Тинчурина, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-271-10-21 |
| E-Mail: | S1.Nc@tatar.ru, sch1_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Средняя общеобразовательная школа №1" |
| Руководитель: | Сабиров Альфат Зиятдинович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 801 обучающихся / 801 укучы |
| У нас учат: | 44 учителей / 44 укытучы |
Новостной блок
Татар малае-2014
Опубликовано: 25.02.2014Мин бит татар малае.
Бәйгесе игълан ителгәч, мин уйга калдым. Нинди булырга тиеш соң ул татар егете? Аны нинди сыйфатлар бизәргә тиеш? Минемчә, татарлар беренче чиратта, туган телләрен белергә тиеш. Кайберәүләр туган телен белми һәм белергә дә теләми. Җитмәсә, шуның белән горурлана. Минемчә, бу батырлык түгел, ә оят булырга тиеш. Ничек инде туган телеңне белмичә үзең турында «Мин - татар егете» дип әйтә аласың?! Чөнки минем халкым – бик зур тарихлы, күркәм гореф-гадәтле халык. Ә туган телем Тукайлы, Җәлилле иң матур, бай тел.
Хәзерге замана кешесе 3 телне белергә тиеш, дип әйтәләр. Ә без бик бәхетле: безнең туган телебез – татар телебез бар. Кечкенәдән русча белеп үсәбез. Мәктәптә чит телне өйрәнәбез. Татар теле дәресендә безгә укытучыбыз зур дәрәҗәгә ирешкән, әмма үзенең татарлыгын онытмаган милләттәшләребез турында сөйли. Менә без кемнәрдән үрнәк алып тәрбияләнәбез.
Ә бүгенге көндә мин - 1нче мәктәпнең гади бер укучысы. Мин татар гаиләсендә тәрбияләнәм, җаным белән чын татар малае. «4» һәм «5»кә генә укыйм, спорт белән шөгыльләнәм. Мәктәп һәм сыйныф тормышында актив катнашам. Киләчәктә дә татар исеменә тап төшермичә, «Мин - татар егете», - дип горурланып яшәргә телим.
Салимгареев Альберт
К списку новостей













