МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №37 с углубленным изучением отдельных предметов» г. Набережные Челны
Визитная карточка
| Адрес: | 423826, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр. Сююмбике, д.103 (51/12)/Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 103 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-242-56-25 |
| E-Mail: | S37.Nc@tatar.ru, sch37_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №37 с углубленным изучением отдельных предметов " |
| Руководитель: | Ахметзянова Лейсан Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 886 учащихся/укучы |
| У нас учат: | 50 педагога/педагог |
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №37 с углубленным изучением отдельных предметов» г. Набережные Челны - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Татар малае-2016 19.02.2016

Бүген мәктәптә "Татар малае-2016" бәйгесе үтте. Бәйгедә Шайгарданов Илдар (2а), Нуриев Булат (3а), Малов Данил (3в), Мөбәрәкшин Наил (4а) Шарифуллин Закир (5а), Галиев Ленар (7в) катнашты. Төрле биремнәр үтеп, 1-4 класслар арасында:
1 урын - Мөбәрәкшин Наил
2 урын -Малов Данил
3 урын- Шайгарданов Илдар, Нуриев Булат
5-8 класслар арасында:
1 урын - Шарифуллин Закир
2 урын - Галиев Ленар
фоторепортаж:/upload/images/files/IMG-20160219-WA0006.jpg
/upload/images/files/IMG-20160219-WA0003.jpg
/upload/images/files/IMG-20160219-WA0024.jpg
-
Сыйныф сәгатьләре 19.02.2016

19 нчы февральдә "Тел-рухи байлыгыбыз" дигән темага сыйныф сәгатьләре булып узды. Класс сәгатьләре төрле формаларда үтте.
-
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне 18.02.2016

18 нче февральдә 2а, 3а сыйныфы укучылары өчен "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә табышмаклар, мәкальләр белүгә, Чаллы язучыларның иҗатлары турында биремнәр булды. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде. Бәйгене китапханәче Нурлыгаянова Әлфия Миргазиян кызы үткәрде.
-
Татарстанның шигъри тәлгәшләре 18.02.2016

Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәдә "Татарстанның шигъри тәлгәшләре" (Поэтический венок Татарстана") шәһәркүләм үткәрелгән шигырь конкурсының 2 турына нәтиҗәләр ясалды. 9 нчы "Б" сыйныфы укучысы Шафиков Шамил (укытучысы Хәлиуллина Гөлназ Вәсим кызы) призлы урынга лаек булды һәм 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аларга рәхмәт белдерәбез һәм уңышлар телибез.
-
Лекция на тему: "Нравственная воспитания" 18.02.2016

18 февраля, в нашей школе прошли лекции на тему «Нравственная воспитания», для учащихся 8-9 классов. Лекции читала психолог детской поликлиники №6 Гуренко Р.Н. Она рассказала о профилактике ВИЧ/СПИД, курения, алкоголизма в подростковой среде, ответила на вопросы учащихся.
-
Интерактивная игра 18.02.2016

16 февраля, учащиеся 8-10 классов посещали ДК «Камаз» интерактивную игру «Супергерой», в рамках празднования Дня Защитника Отечества. Проходили конкурсы, розыгрыши, выступления творческих коллективов. Завершением мероприятия была дискотека.
-
Муса Җәлил иҗатын беләсеңме? 18.02.2016

17 нче февральдә 5 нче "А" сыйныфы өчен " Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?" дигән "Тамчы-шоу" интелектуаль уен үткәрелде. Уен барышында 2 команда ярышты. Аларга Муса Җәлилнең иҗаты, тормыш юлы буенча сораулар бирелде. Уенда укучылар шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Кирамовна Мортазина балаларны Муса Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен ниләр эшләгәне турында сөйләде, аңа багышлап ачылган һәйкәлләр белән таныштырды.
-
Котлыйбыз! 17.02.2016

17 нче февральдә Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 еллыгы уңаеннан үткәрелгән викторина-конкурска нәтиҗәләр ясалды. 8 нче "Б" сыйныфы укучсы Гирфанова Алина конкурста катнашып, 3 нче урынга лаек булды. Гирфанова Алинәгә һәм җитәкчесе Салахова Рәмзия Мөхәмәт кызына рәхмәт белдерәбез һәм уңышлар телибез.
-
21 нче февраль-Халыкара туган тел көне 17.02.2016

17 нче февральдән "21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне" нә багышланган "Туган тел атналыгы" старт алды. Директор урынбасары Мортазина Фәния Кирам кызы укучыларны декаданың планы белән таныштырды.
С 17 февраля 2015 года стартовала декада, посвященная к международному Дню родного языка.
План декады:/upload/images/files/Туган тел атналыгы 2016 ел .doc
-
"Батырлар даны мәңгелек"-класстан тыш чара 16.02.2016

16 нчы февральдә "Батырлар даны мәңгелек" дигән кластан тыш чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәлиуллина Гөлназ Вәсимовна һәм Дәүләтшина Гөлназ Марселевна 7 нче сыйныфлар өчен үткәрде. Чарада Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгына дан җырланды, фронтовик шагыйрьләр иҗаты да читтә калмады. Класстан тыш чара музыка белән үрелеп барды.







