муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт |
| Телефон: | +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13 |
| E-Mail: | Основной: S4.Nc@tatar.ru; Запасной sch4_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "СОШ №4" |
| Руководитель: | Асаинов Айрат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 807 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 47 учителя / укытучы |
Новости школы №4
Шагыйрь калдырган алтын эзләр
Опубликовано: 22.11.2012
4 нче мәктәптә эшләп килүче фәнни оешмага йөрүче 9 нчы сыйныф укучылары Рузилә Рәшитовна җитәкчелегендә олуг шәхесебез Хәсән Туфанның туган ягы- Аксубай районы Иске Кармәт авылына, Хәсән Туфан музеена экскурсиядә булды.
Кармәтлеләр Хәсән аганың туган нигезендә таш бина җиткереп, 1988 елның 10 декабрендә үк музей ачып җибәрәләр. Яңа йорт музей Фәхри-Таһир абзыйның нигезендә корыла. Х. Туфанның тууына 100 ел тулу уңаеннан музей яңартырылган, төзекләндерелгән. Шәп нараттан салынган иркен, зур йорт, каршысында һәйкәл.
Бик сирәк авыл үзенең тарихын бөртекләп туплый. Кармәттәге Туфан музеенда матурлык, чисталык, пөхтәлек искиткеч! Өй эчендә- егерменче гасыр башына туры китереп бизәлгән сәкеләр, мич, чаршау,бишек, ястык –юрган, пәрдә, уникеле лампа. Ике меңнән артык экспонат арасында сигез йөздән артыгы шәхсән Хәсән аганың үзенеке икән. Китап- дәфтәрләре, каралама язмалар, шахтерлар бүләк иткән лампа, шагыйрь киемнәре, тоткынлыктан кайткан чакта үзе теккән күлмәк, утыз җиденче елның дәһшәтле сулышын өреп торучы “кара кәгазьләр”... Барысы да, нәкъ ул шигырь юлларында язып калдырганча, “аны хәтерләтә”. Бөек шагыйрь кичкән михнәт- газапларның бер канаты синең иңнәреңә дә кагылгандай була...
Музейда күңелне тетрәндерерлек экспонатлар бар. Менә Луизаның ридикюле. Туфанның сөеклесенә алып биргән беренче бүләге. Эчендә төрле-төрле документлар, язулар. Хәсән-Хизбулла белән Луиза-Гайнекамалның (театр псевдонимы) загс кәгазе.
Халкыбызның тарихы чагыла анда. Мәсәлән, келәт. Келәттә җилпүч, бөртектән ярма ясау өчен киле белән кисап, он ясый торган кул тегермәне, утлы күмер үтүге, керосин лампасы һәм башкалар... Музей истәлекләре турында байтак сөйләп булыр иде.
Безгә музей бик ошады, аннан алган тәэсирләребез белән мәктәпкә кайткач та уртаклаштык. Һәм әлбәттә инде, әлеге экскурсия укучыларыбызда Туфан иҗатын , аның шәхси фаҗигасен тагын да тирәнрәк өйрәнергә теләк уятты. Хәсән Туфан музеенда күңелләребез баеп, рухланып кайтты.
К списку новостей












