муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт |
| Телефон: | +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13 |
| E-Mail: | Основной: S4.Nc@tatar.ru; Запасной sch4_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "СОШ №4" |
| Руководитель: | Асаинов Айрат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 807 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 47 учителя / укытучы |
Новости школы №4
“Тукайга багышладым...”
Опубликовано: 27.04.2013
25 апрель көнне Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукайга багышладым...” исемле әдәби чара узды. Чара кысаларында мәктәп укучылары шәһәрдә яшәп иҗат итүче язучылар белән очрашты. Очрашуга түбәндәге язучылар килде: Айдар Хәлим, Рубис Зарипов, Роза Хәмидуллина, Галиәхмәт Шаһи, Рушания Гыйләҗева, Айгөл Әхмәтгалиева, Рәшит Бәшәр, Фәнис Нуретдинов, Мансур Сафин, Зифа Кадыйрова һәм Факил Сафин. Язучылар балаларга татар телен - ана теле һәм бөек Тукай теле буларак яратып һәм зурлап яшәргә кирәклеген сөйләделәр һәм яңа әсәрләреннән өзекләр укып сөендерделәр.
Очрашуга Мәгълүмати-методик үзәк методистлары Миңнегалиева С.Н., Нурмөхәмәтова Н.Ю. һәм 20, 18, 52, 58, 45, 46, 3, 11 нче мәктәп, 29 һәм 84 нче гимназия китапхәнәчеләре дә чакырылган иде.
Чакырылган язучылар һәм башка кунаклар мәктәп җитәкчелегенә, бигрәк тә китапханә мөдире Власова М.Д.га мондый очрашуны оештырган өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Очрашу азагында “И туган тел, и матур тел” не җырлап, яраткан язучыбыз Г.Тукайны искә алдылар.
К списку новостей












